Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан православ гимназиясендә татар теле курслары ачыла


"Татарча әлифба". Архив фотосы
"Татарча әлифба". Архив фотосы

1552 елда Казанны басып алганнан соң беренче архиепископ итеп билгеләнгән Гурий исемен йөртүче православ гимназиядә татар теле курслары ачыла.

Уку йорты сайтында язылганча, төп максат - грамматика кагыйдәләрен өйрәнү түгел, кешеләрне татарча сөйләшергә өйрәтү. Дәресләрне уку йортының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Салихова алып барачак. Салихова әйтүенчә, курслар 2 октябрь башлана. Ул ел дәвамында атнасына бер тапкыр ике сәгать тирәсе барачак.

"Бу безнең өчен инде икенче чыгарылыш булачак. Беренче курслар былтыр ачылды. Аларны тәмамлаучыларга сертификатларны тантаналы төстә быел июнь аенда безнең чиркәүдә Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан үзе тапшырган иде. Без монда әдәби түгел, сөйләм телен, шул исәптән христиан дине терминнарын да өйрәтәбез. Былтыр безгә төрле катлам вәкилләре, аерым алганда чиркәү мәхәлләсе әгъзалары, гидлар, православ татарлар йөрде", диде ул.

Курслар түләүле, аена - 650 сум.

XS
SM
MD
LG