Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават Фәтхетдинов Казан Кирмәне янында Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловага һәйкәл куярга тәкъдим итте


Салават Фәтхетдинов Казан Кирмәне янында Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловага һәйкәл куярга тәкъдим итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:48 0:00

Казан Кирмәне яны кешеләр иң күп йөргән урын булырга тиеш дип саный җырчы.

19 сентябрь "Татар-информ" агентлыгында Башкортстан композиторы Ризван Хәкимовның Казанда узачак концертына багышланган матбугат очрашуында җырчы Салават Фәтхетдинов татар халкының мәшһүр җырчылары Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзаловага Казан Кирмәне янында һәйкәл куярга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, алар икесе янәшә куелып, Меңъеллык мәйданында хәйрияче Әсгать Галимҗанов белән бер тирәдә булырга тиеш.

"Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров исемнәрен мәңгеләштерү – авырткан җирем. Илһам абый белән Әлфия апага дигән һәйкәл булырга тиеш һәм мин аңа бер урынны карап та куйдым. Бу хакта Татарстан президенты белән сөйләшәсем килә. Бабайга (Миңтимер Шәймиев - ред.) барып кайтасы бар.

Бу җырчыларны аерып карап булмый, алар икесе бер. Мондый дуслык бер милләттә дә юк. Икесе дә – лидер, көнләшмичә бер-берсен яратып, хөрмәт итеп яшәделәр. Икесе дә – зур шәхес, аларга һәйкәл куймыйча булмый. Бер шәп урын бар! Хәйрияче Әсгать Галимҗановка һәйкәл куйдылар, әмма сукмак та юк аңа, кеше йөрми анда. Илһам ага белән Әлфия апага һәйкәл куелса, шундый шәп парк килеп чыгар иде. Аларга һәйкәл куелса, кешенең зиһене ачылыр иде. Бу кешеләр иң күп йөргән урын булырга тиеш", диде Салават Фәтхетдинов.

Күптән түгел Әлфия Авзалова сынын ул җирләнгән Казанның Яңа Бистә зиратында урнаштырырга карар ителде. Бу хакта җырчының кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова хәбәр итте. Мәшһүр җырчыга һәйкәл 20 сентябрь куелачак диелде.

XS
SM
MD
LG