Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Альберт Разинны искә алу чарасын Казан үзәгендә үткәрүгә рөхсәт бирмәде


Равил Мөхәммәтҗанов
Равил Мөхәммәтҗанов

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе шәһәр хакимиятенең Бөтедөнья татар иҗтимагый үзәгенә Казан шәһәре үзәгендә пикет уздыруга рөхсәт итмәвен дөрес дип тапкан.

Казан шәһәре башкарма комитетының шәһәр үзәгендә урын бирмәвен милли хәрәкәт активисты Равил Мөхәммәтҗанов шикаять иткән иде.

Казан шәһәре башкарма комитеты Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенә (БТИҮ) удмурт телен яклап көрәшкән галим Альберт Разинның үзенә ут төртеп корбан итүе вакыйгасына бәйле пикетны башта Тинчурин паркында уздырырга тәкъдим итте, әмма гаризаны биргән Мөхәммәтҗанов моңа канәгатьсезлек белдерде.

Аннары ул пикет өчен шәһәр үзәгендә яңа урыннар сорап мөрәҗәгать итте. Әмма Казан хакимияте "Крылья Советов" паркында урнашкан Ленин һәйкәле янында уздырырга тәкъдим итте.

"Мин тәкъдим иткән тугыз урында башка волонтерлар да чара уздырырга гариза биргән булып чыкты. Имеш алар гаризаны 9 сентябрьдә биргән, ә мин беренче мөрәҗәгатьне 13 сентябрьдә бирдем һәм берничә урынны сорадым, ул урыннар кире кагылгач икенче урыннар сорап 17 сентябрьдә бирдем. Нәкъ шул урыннаргы волонтерлар да сорадылар, диелде. Мин инде мәхкәмәне ташлап чыгып китмәкче идем, тотып кына калдылар", диде Азатлыкка Мөхәммәтҗанов.

БТИҮнең мөрәҗәгате канәгатьләндерелмәү сәбәпле, алар иртәгә – 20 сентябрьдә ялгыз пикетка чыгарга исәпли.

XS
SM
MD
LG