Accessibility links

Татар активисты Татарстан депутатларын Конституцияне үтәргә өндәп пикетка чыкты


Кәшиф Гатин
Кәшиф Гатин

ТИҮ вәкиле Кәшиф Гатин Татарстан депутатларыннан 1992 елгы Татарстан Конституциясен кире кайтаруны һәм аның 8нче маддәсен үтәүне таләп итеп ялгыз пикет уздырды.

20 сентябрь Татарстан парламентына яңа сайланган депутатлар беренче утырышка җыелганда парламент бинасы каршында ялгыз пикетка чыккан активист Кәшиф Гатин ике таләп язылган плакатлар күтәреп пикетка чыкты.

Гатин "Депутатлар! 1992 елгы Татарстан Конституциясен кайтарыгыз!" һәм "Депутатлар! Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсен тормышка ашырыгыз!" дигән ике шигарне алмаш-тилмәш тотып торды.

Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе

Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсе

1. Татарстан Республикасында дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре.
2. Татарстан Республикасының дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт учреждениеләрендә Татарстан республикасының дәүләт телләре бертигез нигезләрдә кулланыла.

Активист Азатлыкка әйтүенчә, аны пикетка чыгуга Татарстанда татар теленең һәм татар милләтенең бетүгә таба баруы этәргән.

"Яңа депутатлардан ни дә булса өмет итергә дә, аларга бәя бирергә дә әле иртә. Алар үзләрен эшләре белән күрсәтәчәк. Алар эшләрләр дип өметләнәбез. Шуңа күрә монда чыгып бастым да. Кайберләре таләпләр белән кызыксынып, яныма килеп укып карады. Кайберләре бөтенләй күрмәмешкә салышты.

Телне бернинди стратегия дә саклап калмый, ә бары аның юридик статусы гына саклап кала. Дәүләт теле дигән статусы. Татарстанда урыс теле өстен булганда татар теле берничек тә саклана алмый", диде ул.

Кәшиф Гатин
Кәшиф Гатин

Гатин сүзләренчә, Татарстанда яшәүче һәр кеше республиканың ике дәүләт телен белергә тиеш.

"Берәр кеше Франциягә барып анда яшәргә тели икән француз телен өйрәнә, Англиягә барып анда яшәргә теләүче инглиз телен өйрәнә, Германиядә яшәүче дә алман телен өйрәнергә мәҗбүр. Ә без, татарлар, инглиз, француз, алманнан кайсы ягыбыз белән ким? Без әллә нәрсә түгел, бары тик тигезлек кенә таләп итәбез", диде ул.

XS
SM
MD
LG