Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәфис Борһанов татар зыялылары белән татар телен саклау һәм үстерү турында фикер алышты


Рәфис Борһанов
Рәфис Борһанов

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов татар зыялылары белән очрашып, татар телен саклау һәм үстерү турында фикер алышты. Җомга кич башланган очрашуга бәйсез журналистлар кертелмәде.

Министр белән очрашуда Татарстан Язучылар берлеге вәкилләре, танылган драматурглар, язучылар, режиссерлар, фән эшлеклеләре, татар мәктәпләре мөдирләре катнашты.

Аерым алганда, балаларны татар мәдәниятенә җәлеп итү юллары каралды. Шушы максаттан республика театрларында һәм телевидениедә балалар өчен спектакльләр, тапшырулар булдыру, балалар өчен җырлар, әдәби әсәрләр язу, аларны иҗат коллективлары репетуарына кертү мөмкинлекләре барланды. "Шаян ТВ" каналында балалар катнашында татар телендә мәктәп турында әдәби-музыкаль тапшырулар, музыкаль цикллар эшләү дә мөһим мәсьәлә булып тора. Моннан тыш, татар телен фән буларак саклау мөмкинлеге, милли кадрлар әзерләү максатыннан уку йортларында профориентация эшчәнлеге алып бару кирәклеге дә әйтелде. Татар телен, милли мәдәният ядкарьләрен, тарихи мирасны саклауда мәктәпнең роле зур булуы, балаларда ана теленә хөрмәт, кызыксыну уяту, бу өлкәдә ата-аналар белән нәтиҗәле эшләү мәсьәләсе дә күтәрелде.

Очрашуга барлыгы 25 кеше чакырылган, алар арасында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, язучы Рабит Батулла, шагыйрьләр Разил Вәлиев, Равил Фәйзуллин, Ренат Харис, Дәүләт шурасы депутатлары Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхвәтуллин, режиссер Илгиз Зәйни, Камал театры мөдире Илфир Якупов, Кариев театры мөдире Гүзәл Сәгыйтова, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов, тарихчы Искәндәр Гыйләҗев, татар гимназиясе мөдире Кәмария Хәмидуллина, Татарстан Фәннәр академисе вице-президенты Дания Заһидуллина һәм башкалар бар.

Очрашуга бәйсез матбугат чаралары вәкилләре кертелмәде.

XS
SM
MD
LG