Accessibility links

Фәнни эшләрдә хилафлыклар табылган хисапта КФУда бар


КФУ бинасы
КФУ бинасы

Экспертлар, тикшеренүчеләр, хәбәрчеләр челтәр ярдәмендә фәнни эшләрдә ялган һәм хәрәмләшүләр ачыклаучы "Диссернет" җәмгыяте академия этикасы тәртипләрен бозган Руси югары уку йортлары ректорлары турында хисап әзерләгән. Хисапта КФУда исәпкә алына.

Ул илнең 676 университеты турында мәгълүмат бирүче "Русия югары уку йортлары диссеропедиясе" нигезендә эшләнгән.

Хисапта "Диссернет" фәнни эшендә бер яки берничә гаделсезлек булган 112 кешене искә ала. Шулар арасында 64 ректор диссертацияләрендә плагиат табылган, 32 ректор гадел булмаган диссертация яклау эшендә катнашкан, 31 ректорның фәнни мәкаләләре төгәл булмаган. Әлеге югары уку йорты җитәкчеләре арасында Казан дәүләт университеты (КФУ) ректоры Илшат Гафуров та бар.

Диссеропедия сәхифәсендә күрсәтелгәнчә, Илшат Гафуров башка кешенең фәнни эшен кулланучының диссертациясен яклауда опопнент буларак катнашкан. Шулай ук авторлыкта аның исеме дә язылган фәнни мәкаләләрдә дә башка җирдән алынган мәгълүматка чыганагын язмаган.

Шулай ук сәхифә күрсәткәнчә, КФУның 19 профессоры һәм доценты уку йортында башка кешенең фәнни эшен кулланып язучыларның диссертацияләрен яклауда катнашкан.

Шулай да "Диссернет" булдырган начар ректорлар рейтингында Гафуров исеме юк. Медуза язуынча, әлеге исемлеккә Петербур дәүләт икътисад университеты ректоры, Югары аттестация комиссиясе әгъзасы Игорь Максимцев, Державин исемендәге Тамбов дәүләт университеты ректоры Владимир Стромов, Тургенев исемендәге Орлов дәүләт университеты ректоры Ольга Пилипенко, Петербурның аэрокосмик җиһазын төзү дәүләт университеты ректоры Юлия Антохина, Русия дәүләт социаль университеты ректоры Наталья Починок (Грибкова) бар.

Хисапта әйтелгәнчә, гадел булмаган диссертацияләр өчен ректорларны эшеннән алу мөмкин түгел диярлек. 2013 елдан бирле азмы-күпме плагиат белән бәйле дүрт ректор гына эшеннән җибәрелгән. Хисап авторлары сүзләренчә, Русия мәгариф министрлыгы күп очракта ректорларга теләктәшлек күрсәтә һәм бары башка сәбәпләр аркасында гына туры килмәсә эштән азат итәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG