Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һелсинкида Урал төбәгенең юкка чыккан телләрен искә алуда Альберт Разин турында да сөйләделәр


Чарада шәмнәр куелды
Чарада шәмнәр куелды

Уралның үлгән телләренә багышланган чара Альберт Разинны искә алудан башланды.

Финляндиядәге бер төркем тел белгечләре Һелсинкида Урал төбәгенең үлгән телләренә багышланган чара уздырды. 20 галим Һельсинки университетының иске бинасы янында җыелып, гадәттә финнар зиратларда яндыра торган шәмнәрне яндырып, Урал һәм Алтай халыкларын өйрәнгән галим Матиас Кастренга куелган һәйкәл янына килде.

Башка еллардан аермалы буларак, һәйкәл янына быел чәчәкләр һәм шәмнәр белән бергә Удмуртиядә удмурт телен яклап үз-үзен корбан иткән Альберт Разин фотосурәтен дә куйдылар. Танылган удмурт галиме, философ, җәмәгать эшлеклесе Альберт Разин Удмурт Дәүләт Шурасы бинасы янында үз-үзенә ут төртеп яндырган иде.

Шәмнәрне һәйкәл янына куйганнан соң, чараны оештыручыларның берсе Разин турында, аның эшчәнлеге, Удмурт республикасы җитәкчелегенә нинди таләпләр куйганлыгы, аның протест йөзеннән кылган гамәле турында сөйләде.

Акция вакытында шулай ук камасин телен белгән соңгы кеше – Клавдия Плотникованы да искә алдылар. Уралның үлгән телләренә багышланган чара камасин телен белгән соңгы кеше – Клавдия Плотникованың вафат булган көненә туры китерелгән. Соңгы елларда Клавдия Плотниковага камасин телендә аралашыр кеше калмаган булган, туган телендә ул бары сыеры белән генә сөйләшә алган.

Мондый чаралар 2011 елдан бирле уздырыла. Ул юкка чыгу алдында торган телләргә игътибар җәлеп итәр өчен оештырыла.

Клавдия Плотникова-Анджигатова 1895 елда туа. Ул - дөньяда камасин телендә сөйләшүче соңгы кеше булган. Красноярски краеның Саян районы Абалак авылында көн иткән. 1963 елда, 70 яшендә дә әле сау-сәламәт, үзен-үзе карап яшәгән: печәннәр чабып, 25 чакрым ераклыктагы күрше авылга җәяү йөргән. Тик ул вакытка инде аның туган телендә сөйләшүче кеше калмаган.

XS
SM
MD
LG