Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фин-угырлар фестивалендә Альберт Разин телгә дә, искә дә алынмады


Фестиваль
Фестиваль

Чаллыда фин-угыр халыкларының фестивале булып узды. Рәсми котлауларда әйтелгәнчә, мондый чара шәһәрдә бишенче тапкыр уздырыла һәм ул халыклар дуслыгын ныгытуда зур урын тота. Биредә Мәскәү, Казан, Ижау, Йошкор-Ола, Сарански калаларыннан котлау хатлары да укылды.

Катнашучыларга килгәндә, Чаллыда яшәүче фин-угыр халыклары җәмгыятләреннән тыш, Удмуртия, Мари иле һәм Мордовия республикаларының сәнгать хезмәткәрләре дә килгән иде. Фестивальне Чаллы хакиме урынбасары Флера Андреева ачып җибәрде. Ачылу тантанасында Татарстан президенты аппаратында эшләүче Данил Мостафин, Маҗарстанның Казандагы консулы Ласло Дароци, фин-угыр халыклары берлегенең Татарстандагы җитәкчеләре катнашты. Алда санап кителгән рәсмиләрнең күбесе биредә чыгыш ясады һәм фестиваль белән котлады. Бәлки шушы котлаулардан соң удмурт теле, удмурт мәнфәгате кысылуга түзә алмыйча үзен яндырган фин-угыр халкы вәкиле, галим Альберт Разинны искә алып китәрләрме, бер минутлык тынлык игълан итәрләрме, дигән сораулар да туды. Ләкин Альберт Разинны фин-угор халыклары җыенында искә алуны кирәк санамадылар.

Без шушы чара барышында удмурт халкы вәкилләренә Удмуртиядә туган телнең торышын, Альберт Разинның гамәлен бәяләүне сорап мөрәҗәгать иттек. Удмуртиядә яки Чаллыда яшәүче кайбер удмуртлар Альберт Разин хакында ишетмәгән дә булып чыкты. Аеруча яшьләр. Шулай да бер ханым безнең сорауларга болай дип җавап бирде:

"Минемчә, Альберт Разин батырлык кылды, ул сугыш вакытындагы кебек атып торган дошман амбразурасына күкрәге белән ташланды. Шушы гамәлгә көч таба ул. Шушы батырлыкны эшләгән кешенең туганнарына, гаиләсенә ярдәм булсын иде. Ишетүемчә, хакимиятләр бу эшне башкарырга теләми. Алай гына да түгел, аны акылдан язган бабай итеп күрсәтергә телиләр. Ул-галим. Туган теле, удмурт мәдәнияте өчен көрәшеп шәһит китте", диде. Әлеге ханым исемен атауны зарур күрмәде. "Мин фестивальдә гади бер катнашучы" диде ул.

Әлеге җыенда берничә татар милли хәрәкәт активисты Альберт Разин истәлегенә "Минем телем-минем халкым. Алберт Разинның соңгы чаңы" дип язылган шигар белән ялгыз пикетка да басмакчы иде. Ләкин моңа хакимият вәкилләре ирек куймады. Халыктан беркадәр читтә генә аларга берничә минут басып торырга рөхсәт ителде.

Рифат Бәдретдинов
Рифат Бәдретдинов


Шушы шигарне күтәргән Рифат Бәдретдинов:

"Заманында Хөсәен Ямашев җеназасында шагыйребез Габдулла Тукай да катнаша. Ул кемнәрнеңдер Ямашев хакында "әйбәт кеше иде, фәлән иде, төгән иде" дигәннәрен тыңлап торган да: "Кеше кадерен кеше беләмени, мескен үлеп аңлатмагач" дигәнрәк бик мәгънәле шигъри юллар әйтеп куйган", диде.

Бәдретдинов биредә берничә фин-угыр халкы вәкилләре белән аралашкан, ләкин аларның Альберт Разин хакында ишетмәүләрен яки инде ишетсәләр дә бу хакта белдерергә теләмәүләрен әйтте.

XS
SM
MD
LG