Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда экология активистлары Шиес бистәсендәгеләргә теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыкты


Ялгыз пикетта катнашучы
Ялгыз пикетта катнашучы

Бүген Русиядә Бердәм экология протесты көне уза. 20дән арты шәһәр һәм бистәләрдә пикетлар һәм митинглар оештырыла.
Казан экология активистлары Архангельскиның Шиес бистәсе халкына теләктәшлек белдереп ялгыз пикетка чыктылар.

"Без Шиеста чүплек полигоны төзелешенә каршы чыгучыларга теләктәшлек белдерәбез. Бездә дә чүп яндыру заводы төземәкче булалар. Әлегә аның кайчан төзелә башлаячагы билгеле түгел. Без халкның бу чүплекләр һәм заводлар турында онытмавын телибез. Чүпне аерым җыю һәм эшкәртүгә ирешергә кирәк", диде экология активисты Елена Изотова.

Пикетка чыгучылар берәм-берәм чиратлашып төрле шигарьләр белән Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янына басты. Ул бер сәгать тирәсе дәвам итте.

XS
SM
MD
LG