Accessibility links

"Хәрәкәт" халыкара бәйгегә әйләнер дип ышанам"


"Хәрәкәт" премиясен тапшыру тантанасы кунагы
"Хәрәкәт" премиясен тапшыру тантанасы кунагы

21 сентябрь Мәскәүдә Татар яшьләре көне – "Хәрәкәт" премиясен тапшыру тантанасы узды. Оештыручылар үзләре бу премияне башкаладагы татар проектларының "Оскар"ы дип атый. Ел буена эшләп килгән проектлар арасыннан иң яхшысы сайлап алына. Тантанадан безнең репортаж.

Быел чара бишенче тапкыр уздырылды. Юбилей елы булгангамы, җиңүчеләргә акчалы сертификатлар да тапшырылды. Башка елларда "Арбат" күңел ачу комплексында уза торган чара быел ЦДП ("Цифровое деловое пространство" – "Дигитал эшлекле даирә") бинасында үтте. Бу үзгәреш сәхнә бизәлешенә дә, техник җиһазлаштыруга да уңай йогынты ясады.

Мәскәүдә "Хәрәкәт" премиясен тапшыру тантанасы узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:00 0:00

Юбилей масштаблары премиянең башка якларында да күренде: алып баручылар саны арткан – Мәскәүдән Азат Галямшин белән Сөмбел Билалова һәм Казаннан Рөстәм Гатауллин белән Батыр Харисов; номинацияләр саны җидегә җиткән; конкурска Мәскәү проектлары гына түгел, дөньядагы башка татар проектларыннан да гаризалар кабул ителә башлаган.

Бәйге номинацияләре:

  1. Татар теле һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерүгә юнәлдерелгән иң яхшы проект
  2. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә юнәлдерелгән иң яхшы проект
  3. IT һәм бизнес өлкәсендә милли үзенчәлекне чагылдырган иң яхшы проект
  4. Яшьләргә рухи һәм әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән иң яхшы проект
  5. Югары уку йортларында эшләп килүче иң яхшы якташлык
  6. Иң яхшы блогер
  7. Чит ил проектлары арасында иң яхшысы

Быел проектлар саны да үзенчә рекорд: оешмалардан 42 гариза кабул ителгән. Аларга махсус жюри бәя бирә, жюрида кемнәр булуы турында оештыручылар конкурс узмыйча хәбәр итми. "Жюри әгъзалары – татар җәмәгать эшчәнлеге белән яхшы таныш булган, сәяси карашларга карап өстенлек бирми торган чагыштырмача объектив карашлы шәхесләр. Барысы да диярлек Мәскәүдә яши, бер жюри әгъзасы – Бөтендөнья татар конгрессыннан" дип аңлатты безгә премияне оештыручы Яшьләр шурасы рәисе Артур Рәхмәтуллин.

Артур Рәхмәтуллин
Артур Рәхмәтуллин

Артурның яшьләр шурасы рәисе булып сайлануына әле бер ел да юк. Аның өчен бу "Хәрәкәт" – беренчесе. "Оештыру комитетында өченче тапкыр катнашам, рәис буларак – беренче. Юбилей елы да булгач, җаваплылык зур. Дөресен әйтим, быел оештыру авыр бирелде – билетлар авыр сатылды, зал тулмады. Пиар компаниясе начар узды, дип саныйм. Ярдәм итәргә алынган берничә иганәченең сүзендә тормавы да комачаулады – хәзер андый фактларны да яшереп торасы юк. Ләкин гомуми нәтиҗәсе белән бик канәгать, киләчәктә масштаблар тагын да киңәер, "Хәрәкәт" халыкара бәйгегә әйләнер дип ышанам" диде ул.

Кунаклар өченче яртыда җыела башлады, ресепшндагы дисплейда ук "Хәрәкәт" логотибы янып тора иде. Икенче катта Татарстан флагы төсләрендәге банер янында фотога төшү өчен чират тезелде. Татар телен белүчеләргә бер "бонус" – гардеробында эшләүче Рим абый кунаклар белән татарча исәнләшеп, хәлләр сорашып торды. Сүз уңаеннан, тантанада татар теле гардеробчы абый һәм Казан алып баручыларыннан башка кеше авызыннан яңгырамады дияргә була, Мәскәү татарлары татарча башласа да, тизрәк русчага күчәргә ашыкты. "Татар теле премиянең интернет-ресурсларында да күренмәде" дигән күзәтү белән Артур Рәхмәтуллин да килеште: "Без оргкомитетта хәтта татар теле комитеты да төзегән идек. Бу комитет премиянең социаль челтәрләрдәге, сәхнәдәге контентын татарчалаштырырга тиеш иде, алар безнең сайтны татарчалаштырырга гына җитеште".

Шулай да татар теле һәм мәдәниятен саклап калу һәм үстерү номинациясендәге гаризалар саны иң күбе иде: номинантлар арасында Tatar Speaking Club сөйләшү клубы, "Чикләвек" уен-квизы, "Балафест" фестивале, "Шатлык" танышу клубы, "Милли хәзинә" өстәл уены, "Идел" милли кибете, "Балачак иле" балалар үзәге, "Татар мафия" уен клубы, татар вокал мәктәбе, "Хәят" татар театр студиясе һәм башка проектлар исемнәре яңгырады.

Гөлназ Тимуршина, "Чикләвек" проекты авторы
Гөлназ Тимуршина, "Чикләвек" проекты авторы

Номинациядә җиңүче "Чикләвек" проектының авторы һәм оештыручысы Гөлназ Тимуршина – Татарстанның Мәскәүдәге вәкиллеге каршындагы яшьләр шурасы әгъзасы, Югары икътисад мәктәбендәге "TatarIn" якташлыгы активисты. Гөлназ аңлатуынча, квиз тулысынча татарча уза, сорауларны ул үзе әзерли, алар гадәттә Мәскәүдәге татар атамаларына, күренекле шәхесләргә багышлана. Квизның музыкаль раундлары да, визуаль биремнәре дә татарча.

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвешенә багышланган номинациядә төп призны "Хәрәкәт"нең үзеннән дә өлкәнрәк проект – "Татарча волейбол" клубы алды. "Ел саен катнашабыз. Премиянең беренче елында да безнең проект җиңгән иде – ул вакытта проект җитәкчесе Рифат Хәкимов белән мин түгел идек, статуэтканы клубның беренче җитәкчесе Эльвира Хәйрулова алган иде", дип бүлеште Лилия Борнашева.

"Татарча волейбол" такымы
"Татарча волейбол" такымы

IT һәм бизнес өлкәсендә милли үзенчәлекне чагылдырган иң яхшы проектка бүләк тапшырырга Ай Теко ширкәте җитәкчесе Шамил Шакиров чыкты. Үзе исеменнән "кешегә ярдәм итәсең килсә, аңа балык түгел, кармак бүләк итәргә кирәк" дигән мәгънә белән информацион технологияләр сертификаты тапшырды. Номинациядә җиңгән "Татар курчагы" командасы гына бу сертификатны куллана алырмы, билгесез, чөнки апалы-сеңелле Диана һәм Адилә милли курчаклар тегү белән шөгыльләнә, аларның татарча сөйләшүче-җырлаучы уенчыклар җитештерә башлавына да быел биш ел тула.

Яшьләрне рухи-әхлакый яктан тәрбияләү номинациясендә бүләк тапшырырга чыккан дин әһеле Шамил Әләүтдинов милли пооектлар ясауның гадәти проект ясауга караганда күпкә авыррак булуын әйтте, рухи яктан тәрбияләү өстенә тел һәм мәдәниятне саклауга юнәлтелгән проектлар булдыру өчен көчле эчке теләк булырга тиеш, диде ул.

Шамил Әләүтдинов
Шамил Әләүтдинов

"Русиядә 150 милләт, татар милләте иң күп санлысы. Мин, мәсәлән, бик уңдым – минем хатыным Татарстаннан, алты баламның да беренче өйрәнгән теле – татар теле. Телне саклау максатын гаилә эчендә генә калдырмыйча, проектларга әверелдергән, айлар яки еллар гына түгел, дистә ел гомерләрен шул эшкә багышлаган кешеләрнең максаты берничә минутка шушы сәхнәгә күтәрелү генә түгелдер" диде Шамил Әләүтдинов. Балаларны татар мохитендә тәрбияләү чарасын хәзрәт үз мисалында күрсәтте – тамаша залында аның өч баласы утыра иде. Номинациядә исә "Шәкертләр бәйрәме" проекты җиңеп чыкты.

Чит ил проектлары номинацияләрендә Лондон һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре яшьләр оешмалары катнашты. Югары уку йортлары студентлары үзенчәлекле парад оештырды – уку йорты флагларын күтәреп, сәхнәгә биергә чыкты. Якташлыклар саны уннан артык булса да, номинантлар бишәү генә иде: "МГУ татарлары", Пирогов институтының "Табиб" якташлыгы, МГИМОның профессор Әхтәмҗан исемен йөртүче татар клубы, Мәскәү дәүләт педагогия университетындагы "Укытучы" якташлыгы, Губкин исемендәге нефть һәм газ университетының "Якташ" берләшмәсе. Соңгы вакытта бик актив һәм заманчалыгы белән аерылып торган "TatarIn" якташлыгы (Югары икътисад мәктәбе) никтер номинантлар арасында күренмәде. Иң шәп якташлык дип профессор Әхтәмҗан исемен йөртүче татар клубы танылды, клуб җитәкчесе Арслан Суточкинга җиңүче сертификатын Казан кунаклары – Галиәсгар Камал театры артисты Фәнис Җиһанша һәм җырчы Эльмира Кәлимуллина тапшырды.

Татар курчагы такымы
Татар курчагы такымы

Блогерлар номинациясендә яшьләрнең үзләренә тавыш бирү хокукы бирелде – залдагылар смартфоннары аша махсус сайтка кереп, дүрт татар блогеры арасыннан җиңүчене сайлады. Намзәтләр исемлегендә Татар малай, Кызык-мызык кебек танылганнар белән беррәттән, Мәскәүдә яшәүче Һаман Атаказ һәм Ильяс Хөсәенов та бар иде. Бүләкне тапшырырга ТНВ каналының Мәскәү студиясе мөдире урынбасары Александр Ерашов чыкты. Ни гаҗәп, үзенә псевдоним да уйлап тормаган Ильяс бик зур аерма белән беренче урынга чыкты, алып баручылар залда аның язылучылары гына җыелган ахры, дип шаяртып алды. Ильяс үзе "Залда Ренат Галиәскаров кебек кешеләр утырганда мин бераз оялам да инде. Ренат, мин сине хөрмәт итәм, сокланам, ләкин, безнең халык гадәте буенча, кечерәкләргә юл бирергә кирәк" дип Казан кунакларына төрттереп тә алды. Әйтергә кирәк, Ильясның контенты урыс телле булса да, ул татар темаларына актив яза, башкаладагы татар җәмәгатьчелеге эшчәнлегенә карата тәнкыйтьле постлары белән аеылып тора.

Кайчандыр Мәскәүдә беренче татар яшьләре оешмаларын оештырып җибәрүчеләренең берсе – Ленар Рахман премия тантанасына кунак булып, бөтен гаиләсе белән килгән иде. "Без "Кардәшлек" белән башлап җибәрдек, ул соңыннан вузлардагы башка оешмаларга бүленеп китте, без "Кардәшлек" активы белән башта "Аргамак", аннары "Синергия" бизнес-клубын булдырдык" диде ул. Ленар – хокук белгече, IRONMAN триатлоны буенча спорт остасы кандидаты, "Аэроэкспресс", "ЛокоТех-Сервис" ширкәтләренең мөдирләр шурасы рәисе. Яшьләр премиясенең спонсоры булып та катнаша: "Киләсе елга дусларымны да чакырачакмын" диде ул. Заманча милли хәрәкәт нинди булырга тиеш, дигән сорауга "Якташлыклар бер нәрсә, футбол уйнау, чәй эчеп утыру этапларын без дә уздык, хәзер яшьләрне уртак кызыксынуларына карап тупларга кирәк дип саныйм. Мәсәлән, икътисад белемен үстерү проектлары хәзер бик актуаль тема" диде ул.

Кичке җидегә кадәр барган тантана "Хәрәкәт"нең яңа яздырылган гимны белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG