Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Америка сәүдә пулаты вәкиллеге ачылырга мөмкин


Русиядә Америка сәүдә пулаты атамасы
Русиядә Америка сәүдә пулаты атамасы

Америка сәүдә пулаты Татарстан базарының потенциалы югары, инвестицияләр өчен яхшы мисал дип белдерә.

Америка сәүдә пулаты Русиядә өченче вәкиллеген ачу турында уйлый. Ул Казанда барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта Америка сәүдә пулатының Русиядәге җитәкчесе​ Алексис Родзянко "Извевстия"гә биргән интеврьюда әйткән.

Әлеге вакытта Америка сәүдә пулатының бүлекләре Мәскәү һәм Петербурда эшли. Казанда вәкиллекнең кайчан ачылачагы билгеле түгел, ләкин эш бара ди Родзянко.

Аның сүзләренчә, Русия базарының киләчәге бар, аның әле потенциалы бетмәгән. Татарстанны ул бу уңайдан иң яхшы мисал дип атый.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина басмага сөйләвенчә, Русиягә чикләүләр кертелгәнгә кадәр, 2012-2013 елларда Татарстан белән АКШ арасында тышкы сәүдә әйләнеше $1 млрд тәшкил иткән, ә 2015-2016 елларда бу күрсәткеч ике тапкыр кимегән. 2019 елның беренче яртыеллыгында сәүдә әйләнеше $290,4 миллионнан артып киткән, бу былтыргы шушы чор белән чагыштырганда, 10 процентка артыграк.

"Республика инвестицияләр җәлеп итү ягыннан караганда, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Петербур һәм Ленинград өлкәсеннән соң өченче булып тора. Соңгылары һәрвакыт Тататарстаннан алда булачак, чөнки көчле хакимият ресурсы куллана. Чит ил кешеләре Мәскәүне, Петербурны белә, аларга йөз тота", ди Миңнуллина.

Шулай да, аның сүзләренчә, АКШ былтыр Татарстанның төп инвесторы Төркияне дә узып киткән.

Русия Үзәк банкы мәгълүматынча, АКШның 2018 елда Русиягә кертән инвестияцияләр күләме $3,1 млрд тәшкил иткән, ә Татарстанга аның 12дән бер өлеше генә туры килә.

12 сентябрь Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы Мәскәүдә Америка сәүдә пулатында республиканың сәнәгать-инвестицион куәте белән таныштырган иде.

XS
SM
MD
LG