Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә Татарстан мөфтияте ярдәме белән төзекләндерелгән мәктәп ачыла


Камил Сәмигуллин Димәшктә Сүрия журналистлары белән очраша
Камил Сәмигуллин Димәшктә Сүрия журналистлары белән очраша

23 сентябрь Сүрия башкаласы Димәшктә Русиядә хәйрия акчасы җыеп төзекләндерелгән мәктәп ачыла. Акча җыю эшләрен Татарстан мөселманнары диния нәзарәте башлаган иде. 

22 сентябрь Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Русия президенты каршындагы дини берләшмәләр белән багланышлар шурасының Сүрия халкына ярдәм күрсәтү эшче төркемендә Сүриягә килде. Биредә, дүшәмбе көнне Димәшк виләятенең Барза районында сугыштан соң Татарстан мөфтияте һәм Русиянең башка дини оешмалары ярдәме белән төзекләндерелгән гомум белем бирү мәктәбен рәсми ачу тантанасы уза. Мөфти белән бергә аның халыкара мәсьәләләр киңәшчесе Салих Ибраһимов та китте дип хәбәр итә Татарстан мөфтиятенең матбугат хезмәте.

Мең укучыга исәпләнгән биш катлы гомум белем бирү мәктәбе – Сүриянең сугышта зыян күргән социаль инфраструктурасын торгызу проекты кысаларында төзекләндерелгән беренче объект диелә. 2017 елда, сугышчылардан азат ителгәннән соң, аның бер өлеше качакларны урнаштыру өчен тулай торак сыйфатында файдаланыла. Аннары ул ташландык хәлгә килә. "Русия дини оешмалары – христианнар һәм мөселманнар әлеге һуманитар чарага узган елның декабреннән акча җыя башлады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте әлеге мәктәпне торгызу проектын башлап җибәрүгә үзеннән сизелерлек өлеш кертте. Март аенда белем йортын торгызу башланды", диелә хәбәрдә.

Ачылу тантанасыннан соң журналистлар өчен брифинг, шулай ук Русия һәм Сүрия дин эшлеклеләре катнашында динара түгәрәк өстәл сөйләшүе узачак.

Якшәмбе Камил Сәмигуллин Сүриянең вакыфлар министры Әбдүсаттар Сәет белән очрашуда катнашкан һәм уртак фәнни-дини җыен уздырырга тәкъдим иткән. Очрашуда шулай ук Русиянең мөселманнар җыены мөфтие Әлбир Крганов, Адыгея һәм Краснодар мөфтие Аскарбий Карданов, Мәскәү патриархатының тышкы элемтәләр бүлеге сәркатибе Стефан, шулай ук Русия илчелеге, консуллыгыннан вәкилләр булган.

XS
SM
MD
LG