Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Путинны патша дип атады


Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Путин
Рөстәм Миңнеханов һәм Владимир Путин

Миңнехановка Путин портретын бүләк иттеләр. "Патша моңа бик лаек" диде ул.

24 сентябрь Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Татнефтехиминвест-холдинг" җәмгыяте утырышын үткәрде. Очрашуда дүрт проект тәкъдим ителде. Металл тент конструкцияләре заводы баш мөдире Андрей Легошин чыгышы ахырында Рөстәм Миңнехановка бүләк тапшырырга булды.

"Сезгә бүләк тапшырасым килде. Тент материалда төрле рәсемнәр ясарга була. Шуңа да без ике портрет ясадык", диде Легошин.

Әлеге ике портретның берсендә Русия президенты Владимир Путин, икенчесендә Рөстәм Миңнеханов сурәтләнгән иде.

"Патшаны ясап, дөрес эшләгәнсез. Мине әлегә кирәкми. Патша бик лаек", диде Миңнеханов Путин портретын утырышка килүчеләргә күрсәтеп.

Татарстан президенты Владимир Путинны беренче тапкыр гына патша дип атамый. 2012 елда Русия башлыгын сайлау алдыннан "Русиягә патша кирәк" дип белдергән иде ул.

XS
SM
MD
LG