Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айдар Сәлимгәрәев "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе итеп билгеләнде


Айдар Сәлимгәрәев
Айдар Сәлимгәрәев

Айрат Зарипов Татарстан Дәүләт шурасына депутат булып киткәннән соң, "Татмедиа" агентлыгына республика президенты идарәсеннән Айдар Сәлимгәрәев кайта. Ул "Татмедиа"да берничә ел эшләп киткән иде.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов "Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе итеп Айдар Сәлимгәрәевне билгеләде. Моңарчы Сәлимгәрәев Татарстан президентының мәгълүмат-аналитика идәрәсен җитәкли иде.

"Татемдиа" агентылыгының элекке җитәкчесе Айрат Зарипов VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты итеп сайланды.

Айдар Сәлимгәрәев 1971 елда Мөслим авылында туа. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый, күпмедер вакыт "Түбән Кама телерадиокомпаниясе"ндә эшли, аны җитәкли.

2006 елдан "Татмедиа" агентлыгында эшли башлый. "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте төзелгәч, 2008-2012 елларда, җитәкче урынбасары, җитәкче була.

2012-2014 елларда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте идарәсен җитәкли, аннан соң "Просто Молоко" ширкәте җитәкчесе урынбасары итеп билгеләнә. 2015 елда Татарстан президенты идарәсендә эшли башлый.

XS
SM
MD
LG