Accessibility links

Конгресс Трампка импичмент белдерү максаты белән тикшерү башлады


Нэнси Пелоси
Нэнси Пелоси

Әлеге тикшерү нәтиҗәсендә президентка карата импичмент - аны вазифасыннан алу турында карар кабул ителергә мөмкин.

АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты президент Дональд Трампның гамәлләрен тикшерү башлангычы белән чыкты. Әлеге тикшерү нәтиҗәсендә президентка карата импичмент - аны вазифасыннан алу турында карар кабул ителергә мөмкин.

Бу хакта Вәкилләре пулаты спикеты Нэнси Пелоси игълан итте. Ул Трампны Украина президенты Владимир Зеленский белән телефоннан сөйләшү белән бәйле Конституцияне бозуда гаепләде.

Махсус хезмтәләрнең аноним вәкиле хәбәр итүенчә, Трамп әлеге сөйләшү вакытында Зеленскийга басым ясап, Украинада Джо Байденга каршы тикшерү башлауны таләп итәргә омтылган. Байден 2020 елгы президент сайлауда демократлардан намзәт буларак катнашырга җыена. Пелоси моны канун бозу дип телгә алды, әма аерым басымны ул Трамп идарәсенең Конгресска махсус хезмәтләр вәкиле хәбәренең текстын бирмәүгә ясады. Элегрәк Вәкилләр пулаты да, Сенат та президент идарәсеннән әлеге текст белән танышу мөмкинлеген сораган иде.

Пелоси сүзләренчә, Трампның эшчәнлеген Вәкилләр пулатының алты вәкиле тикшерәчәк.

Әгәр алар президент канун бозган дигән нәтиҗәгә килсә, Вәкилләр пулатында импичмент мәсьләсенә кагылышлы тыңлаулар узачак. Әгәр конгрессменнарның күпчелеге импчимент өчен тавыш бирсә, әлеге карарны сенаторларның өчтән ике өлеше хупларга тиеш булачак.

АКШ тарихында Сенат президент импичменты турында карарны беркайчан да расламады, әмма 1974 елда импичмент янавы белән президент Ричард Никсон вазифасыннан китте.

Трамп 25 июльдә телефоннан сөйләшкәндә Зеленскийга басым ясавын кире кага. Ул чәршәмбе сөйләшүнең текстын дөньяга чыгарам, аның дустанә төстә узуын барысы да күрсен диде. Чәршәмбе Трамп Зеленский белән Нью-Йоркта очрашырга тиеш.

Дональд Трамп твиттерда Пелосиның чыгышын "убырларга ау" дип атады. "Алар сөйләшүнең стенограммасын да күрмәде хәтта", диде президент.

Telegram snipet

XS
SM
MD
LG