Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Татарстан үзәк сайлау комиссиясен таратуны таләп итеп митинг узачак


Августта узган "Гадел сайлаулар өчен" митингы
Августта узган "Гадел сайлаулар өчен" митингы

Чараны "Яблоко", КПРФ, "Гадел Русия" вәкилләре һәм активистлар уздырачак. Митинг хакимиятләр белән килештерелгән.

Казан мэриясе гадел сайлаулар өчен митинг килештергән. Ул 6 октябрь Авиатөзелеш районындагы Ленин исемендәге мәдәният йорты каршында узачак. Чараны оештыру турында белдерүне "Яблока" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин, КПРФтан Дәүләт шурасына сайлауда намзәт Александр Мердеев, "Гадел Русия" фиркасеннән намзәт Юлия Фәйзрахманова, Яшел Үзәннән активист Гөлнара Гыйләҗева, "Сул фронт" активисты Виталий Сараев керткән.

Белдерү хатында чараның максаты - халыкны һәм матбугат чараларын 8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт шурасына сайлауда булган канун бозулар турында хәбәр итү диелгән. Аерым алганда, митингта катнашучылар "тавыш бирү нәтиҗәләрен бозып күрсәтүләр", "канун бозулар вакытында полициянең дәшмәве" турында белдерәчәк һәм "сайлау нәтиҗәләре гамәлсез икәненә нигезләр" күрсәтәчәк.

Митинг максатлары арасында "Татарстанның барлык җирле сайлау комиссияләрен һәм үзәк сайлау комиссиясен тарату таләбе" куелган.

Чарада 450гә кадәр кеше катнашуы көтелә.

8 сентябрь Татарстан парламентын сайлауда "Бердәм Русия"нең 72,4 процент тавыш җыюы игълан ителде. Дәүләт шурасына шулай ук 10,7 процент тавыш белән КПРФ узды. КПРФ, "Гадел Русия" фиркаләре сайлау вакытында хәрәмләшүләр турында хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG