Accessibility links

Кайнар хәбәр

Опера җырчысы Әскар Абдразаков Башкорт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе булды


Әскар Абдразаков
Әскар Абдразаков

Опера җырчысы, Башкортстанның халык артисты, Мариин театры солисты, Башкортстан башлыгының мәдәният һәм сәнгать киңәшчесе Әскар Абдразаков Башкорт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнде. 

Әскар Абдразаков танылган башкорт кинорежиссеры Әмир Абдразаков гаиләсендә туа. 1990 еллар башында Башкорт опера һәм балет театры солисты булды.

2010-2011 елларда Башкортстанның мәдәният министры булып эшләде. Әлеге вазифадан коррупциягә бәйле җәнҗалдан соң китте. Ул казнадан 188 мең акча сарыф итү һәм вазифалары кысaларыннан чыгуда гаепләнде, әмма 2014 елда мәхкәмә тарафыннан акланды. 2016 елда җырчы Башкортстан финанс министрлыгыннан җинаять эше тикшерү белән бәйле зыян өчен 133 мең сум алуга иреште.

2019 елның мартында Башкортстан башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбировның киңәшчесе итеп билгеләнде.

XS
SM
MD
LG