Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәдиф Җамалетдинов: "Милли педагогия институты булдыру каралган, ләкин аңа ихтыяҗ юк"


Рәдиф Җамалетдинов

КФУ җитәкчелеге педагогик кадрларга ихтыяҗны берничә уку йорты хәл итә, шуңа күрә милли институт булдыруга ихтыяҗ юк дип саный.

Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов сүзләренә караганда, республикада билилингваль һәм полилингваль кадрлар әзерләү програм проектында махсус уку йорты булдыру турында сүз бара.

"Програм проектының соңгы пунктында махсус уку йорты мәсьәләсен хәл итү өчен төгәл тәкъдим кирәк дип язылган" диде Рәдиф Җамалетдинов бүген "Татар-информ"да быелгы кабул итү кампаниясенә багышланган матбугат очрашуында.

Ләкин институт мөдире моңа ихтыяҗ юк дип белдерде. "Педагогик кадрларга ихтыяҗны берничә уку йорты хәл итә. Алабуга педагогия институты, Казанда, Чаллы педагогия институтында әзерләнә. Без Русия һәм республика заказын үтибез. Нинди белгечләр сорыйлар, шуны әзерлибез", ди Җамалетдинов.

Узган атна Татарстан мәгариф министры белән татар зыялылары очрашуында КФУның милли кадрлар, укытучылар әзерләмәүдә гаепләгән иделәр. Моны Рәдиф Җамалетдинов чынбарлыкка туры килми дип белдерде. Укытучылар һәрвакыт әзерләнеп килде диде ул.

Быел Казан федераль университетында татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүгә 24 студент, ә филологлар юнәлешендә 22 студент кабул ителгән. Билилингваль юнәлешендә беренче курста 142 студент белем ала.

фикерләр (21)

XS
SM
MD
LG