Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО экспертлары климат үзгәрүнең тискәре нәтиҗәләре турында кисәтә


БМО карамагында эшләүче климат үзгәрешләрен өйрәнүче экспертлар төркеме киләчәктә дә күмер газының таралу дәрәҗәсе арткан чакта океанның, бозлыклар һәм мәңгелек бозлыкның нинди хәлгә килүе турына хисап чыгарды.

Белгечләр фикеренчә, күмер газы таралу сәбәпле глобаль температураның күтәрелүе диңгез өсте күтәрелүенә һәм бозлыклар эрүенә китерәчәк. Фаразларга караганда, 2100 елга диңгез өсте 84 сантиметрга күтәрелергән мөмкин. XX гасырда ул нибары 15 сантиметрга арткан. Диңгез өсте күтәрелүе су басуларга һәм көчле давылларга китерергә мөмкин.

Бозлыклар алдагы берничә унеллыкта авырлыкларының 80 процентка кадәр югалтыр дип көтелә. Глобаль температура күтәрелүен туктатып булмаган очракта, 2100 елга мәңгелек бозлыкның 70 процентка кадәр өлеше эрер дип фаразлана. Температураның күтәрелүе океан экосистемына зур зыян салырга мөмкин.

36 дәүләт экспертлары төзегән хисап җиде мең фәнни тикшерүгә нигезләнгән.

Дүшәме БМОның баш фатирында Климат саммиты узды. Анда күп илләрнең лидерлары катнашты. Швециядән килгән 16 яшьлек активист Грета Тунбергның чыгышы аеруча зур игътибар уятты. Ул саммитта катнашучыларны климат үзгәрешенә каршы көрәштә тиешле көч куймауда гаепләде.

XS
SM
MD
LG