Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мөфтие күпхатынлылыкны канунилаштырырга чакыра


Илдар Галәветдинов
Илдар Галәветдинов

Мәскәү мөфтие Русиядә күпхатынлылыкны канунилаштырырга кирәк дип белдерде. Аның сүзләренчә, бу күп кенә социаль проблемнарны хәл итүдә ярдәм итәчәк.

Күпхатынлылыкны канунилаштыру хатын-кызлар хокукларын үтәү гаранты булыр иде, дип белдерде Мәскәү мөфтие, Мәскәү Җәмигъ мәчете имамы Илдар Галәветдинов "РИА Новости"​ басмасына. Аның сүзләренчә, мөселманнар шәригать кануннары нигезендә тормыш итсә дә, Русиядә гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләр дәүләт кануннары нигезендә корыла. "Шуңа күрә хатын-кызларда тулы хокуклы икенче хатын булу мөмкинлеге булырга тиеш, бу күп кенә социаль проблемны хәл итүдә ярдәм итә алачак", диде ул.

Мөфти фикеренчә, күпхатынлылыкны канунилаштыру "хәзерге вакытта тиз таралыш алган гөнаһлылык һәм җенси азгынлыкның" кимүенә китерер иде.

"Күпхатынлылык - катлаулы систем, анда һәр кешенең хокукын гына түгел, вазифаларын да исәпкә алырга кирәк. Бу очракта ир-атка зур җаваплылык йөкләнә: финанс яктан тәэмин итү дә, вакытны гаиләләргә тигез аерып бирү дә, балаларны тәрбияләү дә һәм башкалар", диде ул.

Илдар Галәветдинов белдергәнчә, әлеге мәсьәләләр ислам кануннары белгечләрен җәлеп итеп, бары тик компетентлы оешмалар тарафыннан каралырга тиеш.

Элегрәк Казандагы "Туган авылым" мәчете имамы Нурулла Зиннәтуллин Азатлыкка Татарстанда икенче хатын алу очраклары арта баруын сөйләгән иде. Икенче хатын алучыларның күпчелеге – эшмәкәрләр, ди ул.

XS
SM
MD
LG