Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чит илләрнең сәүдәгә корылмаган оешмаларына Русиядә бүлекләр ачуны тыймакчылар


Депутат Сергей Гаврилов
Депутат Сергей Гаврилов

Русия Думасы депутатлары чит илләрдән акча алучы оешмаларның програмнарын дәүләт контролендә тотуны кырыслату эшен дәвам итәргә чакыра.

Русия Думасы депутаты чит илләрнең сәүдәгә корылмаган оешмаларына Русиядә үзләренең бүлекләре һәм филиаллары аша эшчәнлек алып баруны канун ярдәмендә тыярга чакыра. Бу хакта Думаның сивил җәмгыять үсеше, иҗтимагый һәм дини оешмалар мәсьәләләре комитеты җитәкчесе Сергей Гаврилов белдерде дип яза ТАСС.

Әлеге вакытта чит илләрнең дини оешмаларына Русиядә бүлекләр ачу тыела, аларның вәкиллекләренә генә эшләргә рөхсәт ителә.

Гаврилов сәүдәгә корылмаган оешмаларны чит илдән финанслау артуына игътибар итә. "Ят агент дип саналган 46 сәүдәгә корылмаган оешма 2018 чит ил чыганакларыннан 759 млн сум акча алган (2017 елда - 603 млн сум). Русиянең 3928 сәүдәгә корылмаган оешмасы җәмгысе 86 млрд сум алган", ди ул. Чит илләрдән төп иганәчеләр арасында депутат АКШ, Германия, Британия, Швейцария, Бельгия һәм Норвегияне атый.

Бу уңайдан комитет башлыгы чит илләрдән акча алаучы оешмаларның програмнарын дәүләт контролендә тотуны кырыслату эшен дәвам итәргә чакыра. "Әлеге анализ нигезендә без сәүдәгә корылмаган оешмалар турында кануннарга үзгәрешләр әзерләячәкбез", ди Гаврилов.

Ят агентлар турында канун

  • Ят агентлар турындагы канун 2012 елдан бирле эшли. Документка ярашлы, сәяси эшчәнлек белән шөгыльләнүче һәм чит илдән акча алучы, сәүдәгә корылмаган оешмалар махсус реестрда теркәлергә тиеш.
  • Реестрга эләгүче оешмалар ярты ел саен үз эчшәнлеге турында хисап тапшырырга, матбугат чараларында үзләренең ят агент булуларын күрсәтергә тиеш. Ят агент дип аталудан баш тартучыларга 300 мең сумга кадәр штраф салынырга мөмкин.
  • 2018 елның ноябрендә чит илдән финансланучы матбугат чараларын да ят агентлар дип танырга мөмкинлек бирүче канун кабул ителде. Соңрак Русия думасы физик затларны да ят агент дип тану мөмкинлеге бирүче үзгәртүләр кабул итте.
  • Хәзергә ят агентлар реестрына сәүдәгә корылмаган 150дән артык оешма һәм матбугат чарасы кергән. Алар арасыда "Голос" берләшмәсе, "Мемориал" хокук яклау оешмасы, "Җәзаларга каршы тору комитеты", Азатлык радиосы, Idel.Реалии проекты, Америка авазы, Азат Европа/Азатлык Радиосы (RFE/RL) корпорациясе, Сибирь.Реалии, Фактограф, Кавказ.Реалии, Крым.Реалии медиапроектлары һәм Хәзерге Заман телеканалы бар.
XS
SM
MD
LG