Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан-24" телеканалында полиглот Дмитрий Петров татар теленә өйрәтә башлады


Дмитрий Петров белән татар теле дәресләре
Дмитрий Петров белән татар теле дәресләре

26 сентябрь "Татарстан-24" телеканалында "Дмитрий Петров белән татар теле" дәресләре башланды. Һәр дәрес 24 минут дәвам итә, барлыгы 24 тапшыру төшерелгән.

Татар теленең әлеге кыска курсы танылган полиглот Дмитрий Петров методикасы белән төзелгән.

Әлеге телепроект Татарстан президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Эдуард Хәйруллин башлангычы белән барлыкка килгән дип хәбәр ителә, ул үзе дә тапшыруны төшерүдә катнашкан. Аның белән тагын җиде кеше татар теле өйрәнә. Нигериядән килгән егет тә бар.

Тапшыру һәр эш көнендә иртәнге 9:30да һәм 14:30да күрсәтелә. Шимбә көнне атна буена барган дәресләр кабатлана.

Моннан тыш, тапшырулар Youtube видеохостингына да куела. Әлегә аның беренчесе чыкты.

"Полиглот Петров Русиядә икенче иң таралган тел — татар телен өйрәнгән. Үзе дә өйрәнгән һәм безне дә 24 сәгать эчендә өйрәтәчәк. Татар телендә сөйләшә башларга. Татар теленең нигезен үзләштерергә, психологик киртәне узарга, сүзләр байлыгын тупларга һәм татар дусларыгыз, хезмәттәшләрегез һәм җитәкчеләрегез белән сөйләшә башларга. Аларның сезнең хакта ниләр сөйләгәнен аңларга", диелә видео белешмәсендә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы "Культура" каналында татар теленә өйрәтүче тапшырулар шәлкемен әзерләргә үз ярдәмен 2014 елда ук тәкъдим иткән иде. Форум бу уңайдан Дмитрий Петровка хат язды, ләкин ул вакытта мондый проект ясалмады.

Дмитрий Петров — синхрон тәрҗемәче, "Культура" каналында "Полиглот" тапшыруы алып баручысы, 30дан артык тел белән таныш, сигез тел белән эш итә.

XS
SM
MD
LG