Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа янындагы Росгвардия полигонында еракка атучы коралны тыйганнар


Росгвардия хезмәткәрләре
Росгвардия хезмәткәрләре

Уфа янындагы Росгвардия полигонында атышлар өчен пулялары өчәр километр ераклыкка оча торган корал кулланылган. Әлеге пулялар торак йортларга җиткән. Хәрби прокуратура мөрәҗәгате белән мәхкәмә полигонда еракка атучы коралны тыйган.

Башкортстанда Росгвардиянең махсус көчләре (спецназ) полигонында мәхкәмә карары белән еракка атучы корал - пулеметлар, автоматлар, снайпер мылтыклар һәм автомат гранотометлар тыелган. Әлеге карар якындагы авыл кешеләре үз йортларында һәм коймаларында полигон ягыннан очып килгән пуля эзләре таба башлагач кабул ителгән.

"Коммерсантъ" хәбәр итүенчә, полигонда тикшерүне хәрби прокуратура һәм криминалистлар уздырган. Торак йортларның атыш мәйданыннан 1,5 километр ераклыкта урнашуы ачыкланган. Ә атышлар вакытында пулялары өч километр ераклыкка оча алырлык Калашников автоматлары һәм пулеметлары кулланылган.

Полигонда шулай ату ераклыгы ике километрга җитәрлек гранотометлар кулланылган, Драгунов снайпер мылтыгыннан атылган гильзалар табылган.

Атышлардан яраланучылар турында хәбәр ителми.

"Коммерсантъ" язуынча, мәхкәмә карарыннан соң 6795 санлы хәрби бүлектә күнегүләр уздыручы Росвгардия спецназы 1,5 километрдан ерак ата алмаган пистолетлар һәм махсус корал гына куллана алачак.

Элегрәк полигонны ябуны сорап авыл халкы да йөргән булган. Аларның шикаятен шушы ук мәхкәмә канәгатьләндермәгән.

XS
SM
MD
LG