Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар телендә "Китап" радиосы эшли башлаячак


Казанда бәйгегә чыгарылган FM ешлыгын "Китап" радиосы алды.

27 сентябрь Росокомнадзорда узган ешлык бүлү бәйгесендә "Китап" радиосы җиңеп чыккан. Бу хакта Инстаграмда "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эльвира Әхмәтова хәбәр итте. Бәйге Казанда 98,6 MHz ешлыгына уздырылган.

Роскомнадзор сайтындагы мәгълүматтан аңлашылганча, әлеге ешлыкны алу өчен "Татмедиа"дан тыш, "Большое Радио" һәм "Ореноблмедиа" ширкәтләре катнашкан.

"Татмедиа" быел май ахырында да "Китап" радиосы өчен ешлык алуда катнашкан иде. Әмма ул вакытта җиңүче дип Урыс православ чиркәвенә караучы "Радио Вера" игълан ителде.

Элегрәк хәбәр ителүенчә, "Китап" радиоканалы мәдәни-агарту форматында булачак, анда әдәби әсәрләр яңгыраячак. Эфирга нигездә аудиокитаплар биреләчәк дип тә әйтелде.

"Татмедиа" канаты астында татар телендә әлегә тугыз радиостанция эшли, ләкин алар районнарда гына яңгырый, Казанда берәү дә юк.

Казанда соңгы тапкыр татар телле радио өчен лицензия 2011 елда "Тәртип FM"га бирелгән иде. Ләкин ул да 2017 елда ябылды.

2014 елда уздырылган ешлык бирү бәйгесендә татар телле "Курай FM" һәм җырчы Салаватның "Дастан FM" радиолары катнашты, әмма бу ешлыкларны бүлүче федераль комиссия аларны "Комсомольская правда" һәм "Наше радио"га бирде.

XS
SM
MD
LG