Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлмәт мәдрәсәсе шәкертләренең уку йортыннан зарланып язган хатын мөфтият үзенчә аңлата


Архив фотосы
Архив фотосы

Әлмәт шәһәренең ислам мәдрәсәсе шәкертләре Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга уку йортындагы хәлләргә ризасызлык белдереп хат юллаган.

Хатның күчермәсе социаль челтәрләрдә дә чыкты. Анда хат язучыларның исемнәре китерелми. Хатта язылганча, мәдрәсәне Фәһим Әхмәтҗанов җитәкли башлаганнан бирле, анда хәлләр начар якка үзгәргән. Студентлар сүзләренчә, эшләп килүче мөгаллимнәрне куып, алар урынына дагыстанлы остазларны алганнар. Укытучылар програмны үзгәрткәннәр, тәрбиячеләрнең шәкертләргә мөнәсәбәте дорфаланган, йокларга ирек бирмичә иртүк уяталар дигән зарлар язылган.

"Без сездән битараф калмавыгызны үтенәбез һәм Әлмәт ислам мәдрәсәсе саклап калуда тиешле чаралар күрүне сорыйбыз", дип тәмамлый үз хатларын шәкертләр.

Хатның күчермәсе
Хатның күчермәсе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте җитәкчелеге бу хат белән таныш булуын җиткерә.

"Шәкертләрнең хокукларын беркем дә кысмый. Әлбәттә үз хокукларын яклап алар үз карашларын төрле оешмаларга язалар. Аларның язганнары тикшерелә", диде Азатлыкка Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин.

Мөфтиятнең мәгариф һәм фән бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин Әлмәттәге ислам уку йортында тикшерү узганын әйтте.

"Укытучының методикасы, програмы бер булса да, анда күбрәк ятлатуга басым ясыйлар. Гарәпчәне сүзләр ятлату аркылы өйрәтү авыр диләр. Морфологиянең дә авыр булуын әйтәләр. Ләкин ятламыйча булмый бит. Шәкертләр без бу сүзләрне аңлап бетермибез диләр. Тик телне өйрәнү өчен аңларга кирәкми, ятларга кирәк. Аңлау соңрак килә. Шуңа монда оештыру мәсьәләсе мөһим. Бу хат белән без таныштык, өйрәндек, кешеләр белән очраштык. Безгә бу мөгаллим ошап бетми, чөнки безнең белән кырысрак сөйләшә, дип зарландылар", диде Карибуллин.

Шәкертләргә телефон куллану тыелган, Азатлык хәбәрчесе шәкертләрнең әти-әниләре белән элемтәгә кереп карады. Ләкин алар сөйләүдән баш тартты.

Элек әлеге мәдрәсәдә укып чыккан һәм анда мөгаллим дә булып эшләгән Казанның "Әл-Мәрҗани" мәчете имамы Исмәгыйль Биккинин шәкертләрнең гамәлен хупламый.

"Мин 2001-2004 елларда мәдрәсәдә укыдым. Ул вакытта да ятлату төп өлеш иде. Бик сәләтле булмасаң, мәдрәсәнең програмын үтеп булмый. Өлгерә алмасаң тө шке аштан мәхрүм итү очраклары да булды яки өстәмә кизү тордык. Биремнәрнең күп булуы, уку йортын өч елда тәмамлап чыгу өчен эшләнгән. Шулай ук вакытны кирәкмәгәнгә сарыф итмәсеннәр өчен дә шулай уйланган. Програмны үтә алмаган шәкертләрдә ризасызлык та туарга мөмкин.

Моннан тыш мәдрәсәдән читкә чыгу да тыела. Монда сәбәпсез чыгу турында сүз бара. Бу хәл шулай ук аларга ошамый. Мәдрәсә таләпләрен шәкерт аңламаска да мөмкин. Шуңа алар мәдрәсәдән зарлана.

Шулай ук алар дагыстанлылар укыта дип әйтә, әмма башта гарәпләр укытты һәм бер нәрсә дә аңлашылмады. Шуннан нәрсә? Теләгән кеше белем алып чыкты. Без дә каршылык күрсәтә идек, тик мәдрәсәне тәмамлагач кына аңа рәхмәтле булдык.

Әгәр дә мондый катгый таләп булмаса, укучылар югары белем дәрәҗәсенә ирешә алмый. Мәдрәсәгә 14-15 яшьлек егетләр килә, мәктәптән соң, анда уку-укыту методикасы башка. Бәлки шуңа ятсыналардыр. Гомумән алганда хәзерге яшь буын комфорт булмауны кабул итәргә теләми, олыларга хөрмәт тубән дәрәҗәдә, мөгаллимгә тиешле хөрмәт күрсәтергә өйрәнмәгәннәр", диде Биккинин.

XS
SM
MD
LG