Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төмән Татар мәдәнияте үзәге мөдире Лилия Кәримова вафат


Лилия Кәримова
Лилия Кәримова

29 сентябрь озакка сузылган авырудан соң Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге мөдире Лилия Кәримова вафат булды. Ул үзәкне 2006 елдан бирле җитәкләде.

Лилия Кәримова 1990 елда Тубыл педагогия училищесын тәмамлап, башлангыч сыйныфлар укытучысы, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, бию түгәрәге җитәкчесе белгечлеге алып чыга. Соңрак Тубыл педагогия институтында укый, 2004 елда татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген ала.

Хезмәт юлын 1993 елда Тубыл шәһәренең татар телендә эшләүче радиосы дикторы буларак башлый. 1997 елда аны Тубылның 15нче санлы мәктәбенә татар теле укытучысы итеп чакыралар. Шушы мәктәптә ул балаларның "Бәллүр" җыр һәм бию ансамблен җитәкли. Ансамбль төрле елларда шәһәр һәм өлкә күләмендә төрле фестивальләр һәм бәйгеләрдә җиңеп чыга. 2000 елда Кәримова Тубыл шәһәренең Себертатар мәдәнияте үзәгенә мәдәният һәм ял бүлегенә сәнгать җитәкчесе булып урнаша.

2004 елдан бүгенге көнгә кадәр Төмәннең Татар мәдәнияте үзәгендә эшли, башта мөдир урынбасары, 2006 елда мөдир итеп билгеләнә.

XS
SM
MD
LG