Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимиятләр Русиядә урман янгыннарын сүндереп бетерү турында белдерде


Узган тәүлектә 100 гектарга якын мәйданда соңгы җиде янгын сүнедерелгән.

Русиядә дүшәмбе иртәсенә урман янгыннары калмаган. Бу хакта "Авиалесохрана" федераль хезмәтенә сылтанып "Интерфакс" хәбәр итә. Узган тәүлектә 100 гектарга якын мәйданда соңгы җиде янгын сүнедерелгән диелә.

Узган атна мәгълүмат агентлыклары Русиядә көз җитүгә карамастан, урманнарда янгыннар чыгып тора дип язганнар иде. Аерым алганда, Бурятия һәм Красноярски краенда янгыннар турында хәбәр ителде. Аларны сүндерү турында бүген җирле хакимият тә белдерде.

Быел Себердә урман янгыннары иң көчлеләләрдән булды. Аларның төтене АКШ һәм Канада җирләренә дә барып җитте. Русия хакимиятләре озак кына аларны сүндерми торды, торак авылларга куркынычы юк, янгыннарны сүндерү икътисади яктан акланмый диде.

Август ахырына Россельхознадзор түрәләре Русиядә ел башыннан урман янгыннарынан килгән зыян күләме җиде миллиард сум тәшкил итә дип белдерде. Ул вакытта әле Себердә миллионлаган гектар урман яна иде.

Хисап пулаты янгыннарның таралу сәбәпләре дип финанслау җитмәүне, кирәкле техника булмауны атады.

XS
SM
MD
LG