Accessibility links

Русия хакимиятләре ватандашлык алу кагыйдәләрен үзгәртергә җыена


Русия ватандашлыгы алыр өчен, башка дәүләт ватандашлыгыннан баш тартмау рөхсәт ителәчәк. Бу Русиягә мигрантларны җәлеп итәр һәм табигый кимүне туктатыр дип өметләнә хөкүмәт.

Русия хакимиятләре Русия ватандашлыгын бирү кагыйдәләрен үзгәртә. Бу 2020-2022 елга федераль бюджет проекты белән бергә чыгарылган хөкүмәт материалларыннан күренә. Документлар белән РБК танышкан.

Проектта әйтелүенчә, хакимиятләр Русия ватандашлыгы алырга теләүчеләргә беренче ватандашлыкларыннан баш тартмауны рөхсәт итәчәк. Бу миграция сәясәте белән бәйле дилелә.

Әлеге вакытта Русия паспорты алу өчен чит ил кешеләре үзләренең моңа кадәрге ватандашлыкларыннан баш тарту турында гариза тапшырырга тиешләр. Кайбер очаркларда гына баш тартмау рөхсәт ителә. Шулай ук Русия паспортын гадиләштерелгән тәртиптә алганда да бу мәҗбүри түгел. Мондый тәртип баланың әтисе яки әнисе Русия ватандашы булса һәм Русиядә яшәсә, кулланыла. Шулай да мәҗбүри баш тарту - формаль әйбер, кешенең башка дәүләт ватандашлыгыннан чыгу-чыкмавын тикшерү мөмкин түгел диярлек, ди Мәскәү дәүләт универитеты икътисад факультеты галиме Ольга Чудиновских.

РБК эчке эшләр министрлыгы статистикасына сылтанып язуынча, 2019 ел башыннан 221 мең кеше Русия ватандашлыгы алган. Бу 2018 елның шул чоры белән чагыштырганда, 22 процента күбрәк. Икътисади үсеш министрлыгы әлеге үзгәрешләр мигрантлар җәлеп итәр, бу үз чиратында илдә табигый кимүне каплар дип өметләнә. 2020 елга ук, фаразларга караганда, миграция үсеше 441 мең кеше, ә 2024 елга 500 мең тәшкил итәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG