Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Русиядә 20 миллион салым түләүченең мәгълүматлары ачык интернетка чыккан


Британиянең Comparitech ширкәте 20 миллион русияленең мәгълүматы интернетта чыгуын ачыклаган. Федераль салым хезмәте исә бу мәкалә провокация дип саный.

Русиянең 20 миллион салым түләүчесенең мәгълүматлары интернетта чыккан һәм бер елга якын ачык булган. Бу хакта сишәмбе Британиянең Comparitech тикшерүләр белән шөгыльләнүче ширкәте хәбәр итте.

Сүз кешенең фамилиясе, исеме, атасының исеме, адресы, телефоны, паспорт мәгълүматлары, салым резиденты сатусы, түләнгән салымнар суммасы һәм ИНН турында бара. Интернетка эш бирүчеләр турында да мәгълүмат чыккан.

Моны бәйсез тикшерүче Боб Дьяченко ачыклаган. Дьяченко мәгълүматлар сакланучы база хуҗасы белән элемтәгә кергән. Ул базага керүне 20 сентябрьдә япкан.

Comparitech хәбәр итүенчә, мәгълүматлар Amazon Web Services болытының сакланмаган кластерында 2018 елның маеннан бирле торган. Ул явыз нияттә куллана алган диелә язмада.

Федераль салым хезмәтендә мәкаләдә телгә алынган мәгълүматларның бер өлеше мәгълүмати ресурсларда бөтенләй җыелмый һәм сакланмый дип белдерәләр. Интернетка эләккән мәгълүматның чынлыгын тикшереп булмый, чөнки сылтама юк, дип китерә салым хезмәте җавабын "Коммерсантъ".

Федераль салым хезмәте Comparitech мәкаләсе провокация булырга мөмкин дип саный.

XS
SM
MD
LG