Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия мәхкәмәсе кырымтатар блогерын колониягә хөкем итте


Русия мәхкәмәсе кырымтатар блогерын колониягә хөкем итте
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:34 0:00

Кырым блогеры Нариман Мемедеминов террорчылыкка чакыруда гаепле дип танылды һәм ике ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Дондагы Ростовта Русия мәхкәмәсе аннексияләгән Кырымнан журналист һәм блогер Нариман Мемедеминовка хөкем карары чыгарды. Ул террорчылыкка чакыруда гаепләнде һәм ике ярым елга ирегеннән мәхрүм ителде. Бу хакта Крым.Реалии хәбәр итә.

Прокуратура блогерга алты ел колония җәзасы бирүне сораган иде.

Киев үзәгенә 1 октябрьдә Мемедеминовны яклап журналистлар һәм хокук яклаучылар чыкты.

Дүшәмбе Нариман Мемедеминов мәхкәмәдә соңгы сүзен әйтте. Ул Русиядә мәхкәмә эшләрен һәм хокук "бер калыпка салынган" диде һәм журналистларны Кырымдагы вазгыять һәм ярымутрау кешеләрен эзәрлекләүләр турында мәгълүмат биреп баруны сорады.

Нариман Мемедеминов - кырымтатар блогеры һәм журналист. Аны 2018 елның мартында тоткарлап тикшерү изоляторына япкан иделәр.

Русия хокук саклаучылары Мемедеминовның 2013-2015 елларда YouTube-та алып барган каналына дәгъва белдерде. Анда сәяси вакыйгаларга аңлатма бирелгән, ислам нормаларын үтәргә чакырылган, Ватанны саклаучылар көне, Халыкара хатын-кызлар көне, Балаларны яклау көне һәм Русиядәге башка бәйрәмнәр уңаеннан фикерләр белдерелгән берничә дистә видеоролик урнаштырылган.

Украина журналистлар берлеге Мемедеминовны Кырымда кулга алуны "фикер иреге хокукларын, мәгълүмат алу һәм тарату хокукларын бозу" дип атады.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG