Accessibility links

Кайнар хәбәр

Украина шәһәрләрендә "Штайнмайер формуласы" килешүенә каршы протестлар узды


Киевта каршылык чарасы, 1 октябрь
Киевта каршылык чарасы, 1 октябрь

2 октябрь кичендә Украинаның берничә шәһәрендә "Штайенмайер формуласы" килешүенә каршы протест чаралары узды. Митингларга чыгучылар Донбас төбәкләренең аерым статусы турында документны "Русия каршында капитулация" дип саный. 

Иң зур протест чарасы Киев үзәгендә узды. Җирле матбугат чаралары исәпләвенчә, анда мең ярымнан артык кеше катнашкан. Башта митинг Мәйданда булган, аннары халык Украина президенты Владимир Зеленский идарәсе бинасы янына килгән.

Югары Радада "Штайнмайер формуласы" шулай ук кызу бәхәс тудырды. Рада утырышы алдыннан Владимир Зеленский "Халык ялчысы" (Слуга народа) фиркасе әгъзалары һәм фракцияләр җитәкчеләре белән очрашты. Әмма бөтен депутатлар каршында чыгыш ясаудан баш тартты.

Зеленский үзе брифингта Украинага документтан куркырга кирәкми, "пулеметлар астында бенинди дә сайлаулар булмаячак һәм була да алмый" диде. Европа берлегендә "Штайнмайер формуласын" Украина көнчыгышында тынычлык урнаштыруга бер адым дип атадылар.

  • Документ Русия тарафлы фетнәчеләр контролендә булган төбәкләргә аерым статус бирүне күз уңында тота. Владимир Зеленский "ДНР" һәм "ЛНР" дип аталган төбәкләрдә Украина кануннарына ярашлы сайлаулар узган очракта, бу статус биреләчәк диде. Сайлаулар Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы (ОБСЕ) тарафыннан танылырга һәм гадел булырга тиеш.
  • 1 октябрь Өч яклы контакт төркем утырышында Украина вәкиле Леонид Кучма "Штайнмайер формуласын" имзалады. Документ "норманд дүртлеге" башлыклары киңәшчеләре белән килешенде. Шул ук көнне Украинада протест чаралары башланды.
XS
SM
MD
LG