Accessibility links

Кайнар хәбәр

Светов: "Разин өчен телнең юкка чыгуы янып үлүдән куркынычрак булган"


Михаил Светов
Михаил Светов

Михаил Светов удмурт галиме үзенең бу гамәлен "соң чиккә килеп җиткәнгә күрә" башкарган, дип саный. Тик мондый адымнан соң да Русиядә этносларга караш үзгәрмәячәк, ди сәясәтче.

Русиянең теркәлмәгән Либертариан фиркасы җитәкчесе Михаил Светов удмурт галиме Альберт Разинның үз-үзен яндыруын "чарасызлыктан башкарылган гамәл" дип бәяләгән. Илне үзәкләштерүгә каршы чыгучы сәясәт галиме Михаил Светов бүген Удмуртиядә лекция белән чыгыш ясый.

Альберт Разин белән булган хәлләрдән соң да Русиядә кечкенә халыклар һәм этносларга караш үзгәрмәячәк, дип саный Светов. "Альберт Разин бу гамәлен соң чиккә килеп җиткән булганга, чарасызлыктан эшләгән. Анда үз үлеменә караганда үлеп баручы мәдәнияте өчен курку хисе көчлерәк булган. Тибет халкы Кытайда үз асыллары югалудан куркып, үз-үзләрен яндырган. Күрәсез, бу Русиядә дә башланды. Либертариан фиркасе, мөгаен, бүген хакимиятне үзәкләштерүгә каршы чыгучы бердәнбер җитди оешмадыр. Кешеләр үзбилгеләнүләрен, мәдәниятләрен саклап калырга хокуклы", дигән Светов Idel.Реалиига.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

XS
SM
MD
LG