Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нур" мәчете: Беркемгә дә комачауламыйбыз


Гыйбадәт кылучылар
Гыйбадәт кылучылар

"Нур" мәчете Уфаның Затон бистәсендә күпкатлы йортта урнашкан. Корбан бәйрәмендә халык мәчеткә сыймый урамда да гыйбадәт кылгач, бу йортта яшәүче берничә кеше шәһәр хакимиятенә гыйбадәт йортының тынычлыкны бозуы турында хәбәр иткән. Хәбәрчебез шул мәчеткә барып вазгыятьне өйрәнеп кайтты.

Уфаның Затон бистәсе мөселманнарының аерым бинада урнашкан мәчете юк. Бистәдәге бердәнбер мәчет тугыз катлы йортның беренче катында урнашкан. "Нур" дип аталган бу мәчет йортның тулысынча беренче катын, 300 дүрткел метр мәйданны били. Мәчеткә керү бинаның бер ягында, фатирларга керү икенче якта.

"Нур" мәчете: "Беркемгә дә комачауламыйбыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:35 0:00

Әлеге мәчет өч ел элек ачылган иде. Узган елларда мәчет тыныч кына эшчәнлеген дәвам итте. Агымдагы елдагы корбан бәйрәмендә халык мәчеткә сыймый урамда да гыйбадәт кылгач, бу йортта яшәүче берничә кеше шәһәр хакимиятенә гыйбадәт йортының тынычлыкны бозуы турында хәбәр иткән.

Башкала хакимиятеннән килеп тикшереп киткәннәр, мәчеткә дәгъвалар белдерелмәгән. Тавыш көчәйткечләр юк, халык күп җыелган җомга намазы да бик тыныч уза. Мәчеткә йөрүчеләрнең күпчелеген Урта Азиядән килеп эшләүчеләр тәшкил итә. Эш шунда, әлеге бистәдә Уфадагы иң зур күмәртләп сату базары "Евразия" сәүдә альянсы урнашкан.

Абдрауф Хаҗи
Абдрауф Хаҗи

"Нур" мәчете имамы Абдрауф Хаҗи мәчет тынычлыкны бозмый дип сөйләде.

"Без гыйбадәтләрне тыныч уздырабыз. Тышка да тавыш чыкмый, бинада да тыныч кына үткәрәбез. Мөселманнарга хөтбә, вәгазь сөйлибез. Кешеләргә комачауламыйбыз, безнең зыяныбыз юк. Тавыш көчәйткечләребез дә юк, тышка яңгырату да юк. Тынычлыкны бозалар дип әйтүчеләр ялган сөйли. Шайтан йокламый, яхшылыкны начар итеп күрсәтергә тырыша. Без шайтанга бирешмәскә тиешбез. Йортта яшәүчеләр үзләре дә мәчеткә йөри. Алардан бары тик яхшы сүзләр генә ишетәбез. Мәчеткә татар-башкорт халкыннан тыш башка милләтләр дә, хәтта урыслар да килә.

Аяк киемнәре салу урыны шыплап тулы
Аяк киемнәре салу урыны шыплап тулы

Шәһәр хакимиятеннән дә килеп карап киттеләр. Документларны да тикшерделәр. Без бернинди секта да түгел, мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкләгән Русия мөселманнары диния нәзарәтенә карыйбыз. Хакимият вәкилләре бернинди дәгъва да белдермәделәр. Шулай дәвам итегез дип киттеләр", диде Абдрауф хәзрәт.

Радик Хәйруллин
Радик Хәйруллин

"Нур" мәчете имамы ярдәмчесе Радик Хәйруллин:

"Безгә кемдер дәгъва белдергән икән, димәк ул яхшы ниятле кеше түгел. Безгә ризасызлык белдерүче ислам динен яратмаган кеше. Безгә ризасызлык белдерергә бернинди нигез дә юк. Тавыш куптармыйбыз, музыка юк, сыра сату оештырылмаган, ресторандагы кебек тавыш юк, бию дә, җыр да юк. Без бит яманлыктан ерак торабыз, яхшылыкка өндибез. Бүгенге көндә бу хакта халыкка күп сөйләргә кирәк. Без сөйләмәсәк, беркем дә сөйләмәячәк. Начарлыктан, вәхшилектән бары тик дин генә алып кала. Динебез көчле булса, алдагы көннәребез өметле булыр. Ислам дине кебек тәрбия башка юк ул", диде Радик хәзрәт. Ул киләчәктә Затон бистәсендә аерым мәчет төзелер дигән өмет тә белдерде.

Гыйбадәт кылучылар
Гыйбадәт кылучылар

Башкортстанда күпкатлы торак йортта урнашкан башка мондый мәчет юк. Мәчетнең имамы Абдрауф Хаҗи сүзләренчә, гарәп илләрендә мондый тәҗрибә киң таралган. Чөнки, беренчедән, анда мөселманнар күпчелекне тәшкил итә, булган мәчетләргә генә сыймый, икенчедән, мөселманнар кайдадыр урнашкан мәчеткә барганчы, янәшәдәге гыйбадәт йортын уңаерак күрә.

Мәчет каршы машиналар белән тулы
Мәчет каршы машиналар белән тулы

Торак йортта урнашкан мәчет беренче һәм соңгы гыйбадәт йорты булырмы, яки тагы шундый мәчетләр ачылырмы, вакыт күрсәтер. Корбан бәйрәменнән соң белдерелгән дәгъваларның кызуы сүнгән, намазлар мәчеттә бик тыныч уза. Азатлык хәбәрчесе мәчет тирәсендә гыйбадәтханәгә каршы сүз әйткән беркемне дә очратмады.

XS
SM
MD
LG