Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар зыялылары милләтне саклап калу турында фикер алышты


Татар зыялылары очрашуы
Татар зыялылары очрашуы

3 октябрь көнне Казандагы Милләт йортында зыялылар татарны милләт буларак саклап калу турында фикер алышты.

Чараны Мәскәүдә эшләп килүче "Татар Штабы" оешмасы рәисе Рөстәм Ямалиев оештырды.

Аның әйтүенчә, фикер алышуга киләсе елдә көтеләчәк юбилей даталар һәм вакыйгалар сәбәпче булган.

"Без монда ТАССРның 100 еллыгы, суверинетет алуга 30 ел тулу һәм җанисәп турында сөйләшергә җыелдык. Бу чараларны ничек уздырырга? Моңа Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасы тәэсир итте. Зыялылар бүген яңгыраган фикерләр һәм тәкъдимнәрен туплап соңрак аларны электрон рәвештә язып безгә җибәрәчәк", диде Азатлыкка Ямалиев.

Татарстан дәүләт шурасына сайланга депутат, язучы Ркаил Зәйдулла федерализм мәсьәләсен күтәрде.

"Мәскәүдә дә, үзебездә дә карагруһчылар даирәләре күбәеп китте, милли республикаларны бетерергә дигән сүзләр ычкындырганда безгә иң беренче чиратта федерализмны саклап калырга кирәк. Федерализм булганда Татарстан милли республика буларак сакланачак һәм безгә үзебенең телебезне, мәдәниятебезне сакларга мөмкинлекләр күбрәк булачак.

Моннан тыш Конституцияне сакларга кирәк, анда ап ачык итеп барысы да язылган Татарстан ул дәүләт, татар теле дәүләт теле, димәк ул мәҗбүри укытылыга тиеш. Бердәм дәүләт имтиханын да русча гына түгел, Русиядәге барлык телләрдә бирү мөмкинлеге булырга тиеш", диде ул.

Тарихчы Дамир Исхаков үз чыгышында Татар халкы үсеше стратегиясен туплаганда төп сорауга җавап таба алмадык дип җиткерде.

"Татарстаннан читтә яшәүче татарларның тик 40% гына татар телен беләләр, 60% - телсез. Бу Татарстанга да яный. Татар халкы стратегиясен эшләгәндә иң авыры тел мәсьәләсе иде һәм аның чишелеше юк. Галимнәр бернәрсә дә тәкъдим итә алмадылар. Миңтимер Шәймиев (Татарстан Дәүләт киңәшчесе) тәкъдим иткән дүрт-биш гимназия тел мәсьәләсен чишми. Шуңа күрә башка юллар эзләргә кирәк булачак һәм беренче чиратта татар телен гаиләләр һәм төрле берләшмәләр эчендә сакларга кирәк. Аллаһы тәгаләгә мөрәҗагать итсәк, үзебез хәстәрен күрсәк татар үлмәячәк, тик моның өчен бик каты эшләргә кирәк", диде ул.

Бу фикерләрне бергә туплагач Мәскәүдәге "Татар Штабы" үз тәкъдимнәрен дә өстәп, Татарстан җитәкчелегенә юлларга җыена.

Очрашуга Әзһәр Шакиров, Ринат Таҗетдин кебек театр артистлары, галим Хатыйп Миңнеголов, Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов, элек эшләп килгән Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты ректоры Рүзәл Йосыпов, мәгариф белгече Марат Лотфуллин һәм башка зыялылар катнашты.

XS
SM
MD
LG