Accessibility links

Кайнар хәбәр

Киев киләсе уку елыннан бөтен урыс мәктәпләрен украин теленә күчереп бетерәчәк


Украина мәктәпләрендә белем бирүне украин теленә күчерү эше дәвам итә, башта урыс мәктәпләре, аннары милли азчылык телләрендә укытылучы мәктәпләр тулысынча украин телле булачак.

Киләсе уку елыннан Украинадагы бөтен урыс телле мәктәпләр дәүләт теленә күчеп бетәчәк. Бу хакта Украинаның мәгариф һәм фән министры Анна Новосад белдерде. Быел "Украин теленең дәүләт теле буларак эшләве" дип аталган канун гамәлгә кергән иде. Ул Украинаның элекке президенты Петр Порошенко имзалаган соңгы кануннарның берсе булды.

"Урыс телле мәктәпләр Украинада әле бар, әмма 2020 елда алар украин телендә укытуга күчә. Европа берлеге телләренә караган милли азчылыклар телләрендә укытучы мәктәпләр украин теленә 2023 елда күчәчәк. Тегеләрен дә, боларын да без бу күчешкә әзерләргә тиеш", диде министры "Прямой" телеканалы эфирында. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

Элегрәк Анна Новосад мәктәп дәреслекләреннән Украинаның Русия белән дуслыгы турында язмаларын алырга тәкъдим иткән иде. "2013-2014 елгы инкыйлаб һәм аннан соң башланган сугыш җәмгыятьнең сәяси үзбилгеләнүен һәм үзаңын үзгәртте. Һәм моны дәреслекләрдә күрсәтергә кирәк. Инде биш ел узды, ә күп дәреслекләрдә Русия Украинаның дусты диелә, шуңа күрә монда күп нәрсәне үзгәртергә кирәк", диде ул.

"Украин теленең дәүләт теле буларак эшләве" кануны быел май аенда имзаланды.

  • Канун украин телен иҗтимагый тормышның барлык өлкәләрендә дә өстенлекле куллануны таләп итә. Шәхси сөйләшүләр һәм дини йолаларга бу кагылмый.
  • Документ илдә украин теленең бердәнбер дәүләт теле булуын күз уңында тота, ә аны куллануны чикләргә омтылучылар җаваплылыкка тартылырга тиеш булачак.
  • Документка ярашлы, украин телен бөтен дәүләт хезмәткәрләре, хөкемдарлар, мәгариф һәм медицина оешмалары хезмәткәрләре белергә тиеш. Дәүләт оешмалары утырышлары украин телендә, һичьюгы, украин теленә синхрон тәрҗемә белән уздырылырга тиеш диелә.
  • Газет һәм журналлар башка телләрдә басыла ала, әмма аларның украин телендәге версияләре дә булу зарур. Китапханәләрдә, китап кибетләрендә һәм газет киоскларында басмаларның 50 проценты украин телендә булу таләп ителә.
  • Документта кырым татарлары, башка асаба халыкларның һәм милли азчылыкларның телләрен куллану аерым канун белән көйләнәчәк дип тә белдерелә. Аны депутатлар ярты елдан соң караячак.


XS
SM
MD
LG