Украинаның гадәттән тыш хәлләр хезмәте мәгълүматынча, очкычта сигез кеше булган. Биш кеше үлгән, өч кеше яраланган.
Беренчел мәгълүматларга караганда, Испаниядән Истанбулга очучы очкычның ягулыгы беткән. Ул Львов һава аланына ягулык өстәргә төшәргә тиеш булган, әмма төшү юлына барып җитә алмаган, 1,5 километр ераклыкка килеп төшкән. Экипажның кайсы илдән булуы һәм очкычның нинди йөк ташуы турында әлегә хәбәр ителми.