Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда Русия журналисты Юлия Юзик тоткарланган


Юлия Юзик
Юлия Юзик

Берничә ел элек Иранда журналист булып эшләгән Русия ватандашы Юлия Юзикны Тәһранга кабат килгәч кунакханәдә тоткарлап алып киткәннәр. Аның белән элемтә юк.

Русия журналисты Юлия Юзик Иран башкаласы Тәһранда тоткарланган. Аны Израилнең махсус хезмәтләре белән хезмәттәшлек итүдә гаеплиләр. Якын көннәрдә мәхкәмә булырга тиеш. Бу хакта Юзикның туганнары һәм якыннары хәбәр итә.

Журналист Борис Войцеховский язуынча, Юзик берничә ел элек Тәһранда хәбәрче булып эшләгән һәм Иранга чакыру белән кабат килгән. Һава аланында ук аның паспортын алып калганнар, илдән чыкканда бирербез дигәннәр. Пәнҗешәмбе Ислам инкыйлабы сакчылары корпусы хезмәктәрләре кунакханә бүләмсендәге ишеген җимереп кереп, Юзикны тоткарлаган. Юлия Юзик Мәскәүгә бер тапкыр шалтырата алган. Хәзер аның белән элемтә юк.

Журналистның кызы әнисенең Facebook аккаунтына кереп, аның тоткарлануы турында хәбәр итте. Ул мәхкәмә көтә диде.

Юлия Юзик - террорчы хатын-кызлар турында "Аллаһ кәләшләре" дип аталган һәм Беслан фаҗигасенә багышланган "Беслан көндәлеге" китаплары авторы.

2016 елда Михаил Ходорковский теләктәшлегендә "Парнас" фиркасеннән Русия думасына Дагыстаннан депутатлыкка дәгъва иткән иде.

XS
SM
MD
LG