Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нәсер — хисле жанр. Кыю әсәрләр генә азрак"


Җиңүчеләрне бүләкләү
Җиңүчеләрне бүләкләү

Республикада беренче тапкыр нәсер һәм парча бәйгесе узды. Татарда нәсер жанрының үз традицияләре бар.

3 октябрь Уфа "Нур" татар дәүләт театрының кече залында нәсер һәм парчалар бәйгесенә йомгак ясау чарасы узды. Театр бинасы алма да төшмәслек дәрәҗәдә шыгрым тулы булды. Сәхнәдә авторлар үзләре һәм "Нур" театры артистлары бәйгедә катнашкан кайбер әсәрләрне укып ишеттерде. Чара җыр-бию белән үрелеп барды.

Бәйге ике елдан артык барган. Анда сайлап алып иң яхшы дип табылган нәсер-парчалар татар телендә нәшер ителүче "Тулпар" журналында басылып чыккан. Алар киләчәктә аерым китап булып та басылачак. Авторлар географиясе зур, анда Үзбәкстан, Пермь һәм Татарстан каләмкярлары да катнашкан. Чарада бәйгедә катнашкан кунаклар арасында Казаннан шагыйрь Рифат Сәлах та бар иде.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Кичәдә җиңүчеләр игълан ителде. Беренче урынны язучы, шагыйрә Дилә Булгакова яулады. Икенче, өченче урыннар һәм номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнде, аларга бүләкләр тапшырылды.

Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе, Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге, татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы, Башкорт дәүләт университеты һәм Башкорт дәүләт педагогия университетының татар кафедралары номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләде.

Бәйгедә катнашучылар
Бәйгедә катнашучылар

Бәяләмә төркемендә Уфадагы югары йортларның татар кафедралары галимнәреннән тыш Казаннан һәм Башкортстан Фәннәр академиясеннән дә хезмәткәрләр эшләгән.

Нәсер-парча бәйгесенең авторы, "Тулпар" журналының проза бүлеге мөхәррире, Башкортстан Язучылары берлеге каршында эшләгән татар язучылары берләшмәсенең проза секциясе җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Дилбәр Сөләйманова чарадан бик риза калуын белдерде:

Дилбәр Сөләйманова
Дилбәр Сөләйманова

"Бәйгедә студентлардан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр 45 автор катнашты. Белүебезчә, бу проза белән шигърият арасындагы жанр. Аны язу өчен язучы да, күпмедер дәрәҗәдә шагыйрь дә булырга кирәк. Мин аны шигъри проза дип атар идем. Проза бүлегендә эшләгәндә нәсер-парчалар шактый җыелып китте һәм бу буаны ерып җибәреп халыкка күрсәтәсе килде. Халкыбызның күңелендә ни кадәр моң һәм хис ята. Ихтыяҗ да бар. Тыңларга теләүчеләр дә, язарга теләүчеләр дә күп. Чарабыз әдәбиятны җанландыруга да өлеш кертте. Яшьләр бәйгедә дә катнашты, басылып чыккан әсәрләрне дә укыды, бу чараны да карады. Аларны әдәби-нәфис сүзгә тартырга тырыштык. Мондый бәйрәмнәр күбрәк кирәктер. Яшьләргә яшьтәшләренең күңел халәте, аларның нинди уйлар белән януы кызык. Өлкән яшьтәгеләр өчен чордашларының фәлсәфәсе, уйланулары кызык булгандыр. Залда күз яшьләрен сөртеп утыручылар да күренде.

Бу проза белән шигърият арасындагы жанр. Мин аны шигъри проза дип атар идем

Без бу жанрда тормышны иңләргә тырыштык. Ә инде тематикага килгәндә, күбрәк фәлсәфә: тарих, үткәннәр, истәлекләр булды. Икенче урында мәхәббәт, аннан соң табигатькә соклану, аңа мәдхия укыган әсәрләр. Заман парчалары да шактый булды, аларда бүгенге проблемнар, сюжет өстенлек итә. Болары жанр таләпләренә сыеп та бетмидер, ләкин сюжетлы әсәрләрне тамашачы бик яратып кабул итте. Бу бәйге өчен күп рәхмәт сүзләре ишеттек", диде чараның авторы, галимә, язучы Дилбәр Сөләйманова.

Бәйгенең бәяләмә төркеме әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Альбина Хәлиуллина:

Альбина Хәлиуллина
Альбина Хәлиуллина

"Безнең сүз сәнгате бик бай, тирән һәм хисле. Татарда нәсер жанрының үз традицияләре бар. Ул XX гасырдан ук килә. Ул бигрәк тә Гадел Кутуй һәм Әмирхан Еники иҗатларында үстерелгән. Бу жанр чәчмә әсәрләр арасында иң хислесе, иң кыскасы. Аны заманча жанр дип тә атап була, чөнки анда заманга мөнәсәбәт белдерелә. Әлбәттә, монда жанр чикләрен узу да булды. Очерк һәм новеллага каеру да булды, жанрлар трансформациясе күзәтелде.

Кайберәүләр бу жанр хатын-кызларныкы дип караса да, ир-атлар арасында да уңышлы эшләүчеләр бар

Нәсер чорга мөнәсәбәтне, хисне, кичерешне күрсәтә. Кайберәүләр бу жанр хатын-кызларныкы дип караса да, ир-атлар арасында да уңышлы эшләүчеләр бар. Бу әсәрләрдә кеше үзе белән, чор белән сөйләшә, хисләрен белдерә. Эзлеклелекне таләп итми, ул ниндидер хис дулкыны. Бәйгедә катнашучылар арасында урта яшьтәгеләр, хатын-кызлар күбрәк. Тематикасы ягыннан туган җир, туган нигез, ватан сугышы, авыл, ачлык һәм, әлбәттә, мәхәббәт, ягъни, тематика төрле.

Әдәбият яши икән, димәк, тел дә, мәдәният тә яши. Бу бәйге телне һәм милләтне саклауга да үз өлешен керткәндер дип уйлыйм”, диде бәяләмә төркеме әгъзасы Альбина Хәлиуллина.

Бәйгедә катнашкан Казан кунагы, шагыйрь Рифат Сәлах:

Рифат Сәлах
Рифат Сәлах

"Мин нәсер популяр жанр түгел, ләкин ул опера һәм балет кебек югары сәнгать дип уйлыйм. Ул нечкә әйбер. Кадерле һәм шыпырт кына укый торган әсәр. Нәсер язу шигырь язудан да аерыла. Шигырь язганда син тормыш белән янәшә буласың, ә нәсер язганда җирдән аерылу кирәк. Нәсернең темасына, халәтенә кереп китү, нәсер белән яшәү, икенче бер дөньяга чыгу кирәк. Шуңа нәсер югары сәнгать.

Язгы пычракта песи чиста урыннарга гына басып йөри бит, нәсер дә шулай

Язгы пычракта песи чиста урыннарга гына басып йөри бит, нәсер дә шулай. Аны язу өчен күңел әзерлеге, күңелең чиста булу кирәк. Түбән зәвыклы китаплар да була. Ләкин күпчелек китап укучылар югары зәвыклы халык.

Нәсер нинди булырга тиеш дисәләр, мин Гадел Кутуйның "Сагыну" әсәрен атар идем. Безне мәктәптә шулай өйрәттеләр. Аны эталон буларак кабул итеп өйрәнгәнбез. Минем язган әйберем шул рухта булса, чын нәсер була", диде Рифат Сәлах.

Башкортстан Язучылар берлегенең татар берләшмәсе рәисе, шагыйрә Фәния Габидуллина оештыручыларга зур рәхмәт белдерде һәм мондый чараларның әдәбияны үстерүгә зур өлеш кертүен билгеләде:

Фәния Габидуллина
Фәния Габидуллина

"Нәсер ул гарәпчәдән чәчеп җибәрү, проза мәгънәсендә. Ул шигъри сөйләмгә якын лирик әсәр. Элек көнчыгыш әдәбиятта чәчмә әсәрләрне дә нәсер дип йөрткәннәр. Парча – кечкенә күләмле, хис-тойгы, фәлсәфи фикерләр, күзәтүләр өстенлек иткән миниатюр жанр. Алар озын булмый. Бүгенге заманда да кыска әсәрләр күбрәк укыла. Интернет аеруча кыскалыкны ярата. Шуңа мин аны заманча жанр дип саныйм.

Туган тел өчен җан аткан, милләтебезне саклап калу өчен борчылган әсәрләрнең азрак яңгыравы борчый

Ләкин миңа тематикадагы туган тел өчен җан аткан, милләтебезне саклап калу өчен борчылган әсәрләрнең азрак яңгыравы борчый. Авторлар үзләре яза, үзләре туган теле, язганнарын киләчәктә уку-укымаулары турында борчылмый, битараф, милли темадан курка кебек", диде Фәния Габидуллина. Ул әлеге чараның әдәби процессны җанландыруда, яшьләрне кызыксындыруда зур урынын тотуын да атады.

XS
SM
MD
LG