Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәгариф идарәсе башлыгы зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә


Казан мәгариф идарәсе сайтыннан
Казан мәгариф идарәсе сайтыннан

Русия тикшерү комитетының Татарстандагы тикшерү идарәсе Казан мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятовны зур күләмдә ришвәт алуда гаепли. Һидиятовның кайда булуы билгесез. Бу турыда Idel.Реалии чыганаклары хәбәр иткән.

Җинаять эше 2 октябрьдә үк ачылган. “Idel.Реалии”ның тәртип саклау хезмәтләренә якын чыганагы белдерүенчә, Илнар Һидиятовны шул ук көндә тоткарларга җыенганнар, әмма аны Казанда таба алмаганнар. Аңа белдерелгән гаепләүгә бәйле җинаять маддәсе 12 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Һидиятовка ришвәт бирүче буларак метал детекторлары сатучы ширкәт атала, мәгариф баш идарәсенең планлау-икътисади бүлеге җитәкчесе арадашчы булган диелә.

4 октябрь мәхкәмә Һидиятовны сак астына алу, арадашчыны читкә китмәү турында документ имзалату карары чыгарган.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, ришвәт Һидиятов Казанның баш мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булган чорда, 2016 ел ахырында - 2017 ел башында бирелгән.

XS
SM
MD
LG