Хакимият белән килештерелгән урам чарасы тыныч кына узды. Пикетчылар шаман Александр Габышевка теләктәшлек, шаманга каршы җинаять эше ачуга һәм аны психик авыру дип танучы медицина экпертизасы нәтиҗәләренә ризасызлык белдерде.
Салкын һавага карамасатан, пикетчылар ике сәгать чамасы “Миг/Без Шаман” һәм “Җәзалау медицинасы булмасын” дигән шигарләр күтәреп торган. Чарада катнашучылар Русия конституциясе нигезендә Габышевның вөҗдан иреге һәм илдәге сәяси, икътисади вазгыять турында үз фикерен белдерү хокукы бар дип белдерде.
Русия президенты Владимир Путинны кара көчләр вәкиле дип атаган һәм аны хакимияттән бәреп төшерү өчен узган язда Якутиядән Мәскәүгә җәяү юл алган Габышев 19 сентябрьдә тоткарланып Якутскига китерелде. Аны экстремизмга чакыруда гаепләделәр һәм психик авыру дип игълан иттеләр.
Amnesty International хокук яклау оешмасы якут шаманын вөҗдан тоткыны дип атады һәм иреккә җибәрүне таләп итте. Оешманың Русия вәкилләгендә хакимиятләрнең әлеге адымын абсурд, Габышев, башка ватандашлар кебек, үзенең сәяси карашларын белдерергә һәм дини гореф-гадәтләрне үтәргә хаклы диделәр.