Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа шурасы Казан психиатрия хастаханәсендә кеше хокуклары бозылуын ачыклаган


Европа шурасының Җәзаларны яки кеше абруен кимсетүне булдырмау комиссиясе вәкилләре Казан психиатрия хастаханәсендә күпсанлы хилафлыклар тапкан. 

Европа шурасы сайтында урнаштырылган хисапка караганда, авыруларга анестезиясез электрошокер кулланганнар, аларны кыйнаганнар, караватларга бәйләп куеп, көннәр һәм атналар буе яткырганнар, тар изоляторларда тотканнар, теш чистартырга һәм кашык кулланырга рөхсәт бирмәгәннәр.

Моннан тыш, 2013 елдан бирле ВИЧ инфекцияле кешеләр (барлыгы 28 авыру) антиретровирус терапиясе белән тәэмин ителмәгән диелә.

Комиссия хастаханәдә былтыр көз булган.

Казан психиатрия хастаханәсе 1909 елда ачылган. Совет берлеге вакытында анда диссидентлар тотылган. Европа шурасы делегациясе килгән вакытта хастаханәдә 741 авыру - 216 хатын-кыз һәм 525 ир булган.

XS
SM
MD
LG