Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанга баш архитектор итеп татар кешесен билгеләү таләбе белән ялгыз пикет узды


Рәис Хәбиров Казанның архитекторы татар милләтеннән булырга тиеш дип пикетка чыкты
Рәис Хәбиров Казанның архитекторы татар милләтеннән булырга тиеш дип пикетка чыкты

7 октябрьдә Казанның Ирек мәйданында Казанның яңа баш архитекторы вазифасына татар кешесен билгеләүне таләп итеп милли хәрәкәт вәкиле Рәис Хәбиров пикетка чыкты.

Рәис Хәбиров фикеренчә, Казан биналарында татар архитектура үрнәкләрен саклап калу һәм киләчәктә яңаларын булдыру өчен башкаланың баш архитекторының татар милләтеннән булуы зарур. Бу хакта ул Азатлыкка белдерде.

“Казанның татарлар башкаласы булуы милли архитектурасында да чагылырга тиеш. Безгә биналарда татарның милли бизәкләре җитми.

Казан мэры Илсур Метшин бүген баш архитектор вазифасына Жанна Белецкая исемле кешене билгеләргә мөмкин. Аның әтисе – танылган архитектор, әмма татар халкы өчен бернинди әсәре дә юк. Кызыннан да берни көтмибез.

Татар халкын милли мәгарифсез калдырдылар. Хәзер исә милли архитектурасыз да калдырырга җыеналар. Казанның баш архитекторы вазифасына татар милләтеннән булмаган архитектор билгеләнә икән, безнең бу өлкәдә киләчәгебез караңгы.

Татарстан һәм татар җәмәгатьчелеге бу хәлгә үз борчылуын белдерергә тиеш, мин шушы мәйданга чыгып үз фикеремне халыкка, Казан җитәкчелегенә җиткерергә телим”, дип белдерде Азатлыкка Хәбиров.

Пикетны күзәтергә килгән Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев, " 2016 елда татарлар башкаласының милли йөзе юк дип баш архитектор мәсьәләсен күтәргән идек, ләкин моңа игътибар итүче булмады", диде. Ул Азатлыкка Татар иҗтимагый үзәге исеменнән Казан мэры Метшинга шәһәрнең милли йөзен булдыру турында ачык хат язуы турында әйтте.

"Белецкаяга кадәр Казанның баш архитекторы булып Татьяна Прокофьева эшләде. Ул эшләгән чорда Казанда татар билгесе булган бернинди бина барлыкка килмәде. Без үз тәкъдимнәребезне хат рәвешендә яздык һәм аны Илсур Метшинга юллыйбыз”, диде Зәкиев Азатлыкка.

Ачык хатта милли архитектура өлкәсендә Казан Казакъстан башкаласы Нурсолтан архитектурасын үрнәк итеп алырга тәкъдим ителүе язылган. Пикет якынча бер сәгать дәвам итте.

XS
SM
MD
LG