Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнарны эзәрлекләгән өчен АКШ Кытайның 28 оешмасына чикләүләр кертте


АКШ Кытайның 28 дәүләт оешмасын һәм хосусый ширкәтләрен чикләүләр исемелегенә кертте. Алар Кытайның башлыча көнбатышында яшәүче этник азчылыклар, аерым алганда, уйгырларның, казакъларның хокукларын бозуда катнашкан диелә. 

Чикләүләр Синҗан-Уйгыр автоном төбәгенең җәмәгать иминлеге идарәсе һәм аңа караган 19 оешмага, 8 хосусый ширкәткә кертелде. Соңгылары арасында видеокүзәтү системнары җитештерүче дөньяда иң эре ширкәтләрнең берсе Hikvision да бар.

АКШ сәүдә министрлыгы белдерүендә әлеге оешмалар "кеше хокукларын бозуда, репрессияләр, канунсыз тоткарлаулар һәм уйгырлар, казакълар, башка мөселман азчылыкларына видеокүзәтү оештыруга җәлеп ителгән" диелә. Исемлеккә эләккән оешмаларга АКШ хакимиятләренең махсус рөхсәтеннән тыш Америка технологияләре импорты тыела.

Hikvision АКШ сәүдә министрлыгының әлеге карарына протест белдерде. Ул ширкәтнең халыкара нормалар кысаларында эшчәнлек алып баруын раслау өчен Америкадан кеше хокуклары өлкәсендә махсус белгеч китерүе турында әйтте.

Апрельдә АКШта бер төркем сенаторлар президент Дональд Трамп идарәсен "кеше хокукларын бозуда катнашкан" Кытай ширкәтләренә җәза бирергә чакырган иде. БМО мәгълүматларына караганда, "тәрбия бирү үзәкләрендә" бүгенге көндә миллионнан артык уйгыр һәм башка мөселман азчылыклар вәкилләре тотыла.

XS
SM
MD
LG