Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа Төркиянең Сүриядә көрдләр ныгытмаларына һава һөҗүме турында хәбәр итә


Һава һөҗүменнән соң Төркия тышкы эшләр министры төрек гаскәрләре гамәлләре вакытлы чара, чөнки Әнкара Сүриянең бербөтенлегенә хөрмәт белән карый дип белдергән. 

Төрек авиациясе Сүриянең төньяк-көнчыгышында көрдләр ныгытмаларына һөҗүм иткән. Бу хакта Al-Mayadeen Лүбән телеканалы һәм Сүрия матбугат чаралары хәбәр итте.

Вакыйга Һасеке төбәгендә, көрдләрнең кораллы төркемнәре баш фатирында урнашкан районда булган. Корбаннар һәм яраланучылар турында әйтелми.

Элегрәк Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган төрек гаскәрләренең Евфрат елгасыннан көнчыгышындагы җирләрдә хәрби чара башларга әзерлеге турында игълан иткән иде.

Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушуглы Иран тышкы эшләр министры Мөхәммәт Җавад Зариф белән телефоннан сөйләшеп, Төркия гаскәре гамәлләре вакытлы чара, чөнки Әнкара Сүриянең бербөтенлегенә хөрмәт белән карый дип белдергән.

Сүрия көрдләре Русиядә һәм башка кайбер илләдә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчы төркеменә каршы көрәштә АКШның төп беректәше. Төркия көрдләрнең кораллы төркемнәрен террорчы дип саный.

6 октябрьдә АКШ президенты Дональд Трамп Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган белән телефоннан сөйләште. Трамп Эрдоганны Сүриянең төньягындагы хәрби операция оештыруда хупламаячагын белдерде. Трамп сүзләренчә, Америка хәрбиләре анда берничек тә катнашмаячак. АКШ президенты шулай ук Төркия Трампның шәхсән үзенә ошамаслык берәр гамәл кылган очракта, ил икътисадын җимерәчәге һәм юк итәчәге турында белдерде.

XS
SM
MD
LG