Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа оешмасы Русия хакимиятләреннән удмурт һәм башка халыклар телләрен яклауны сорый


Альберт Разин
Альберт Разин

Европадагы ELEN оешмасы Русия түрәләреннән удмурт телен һәм илнең башка асаба халыклары телләрен саклау һәм популярлаштыру чаралары күрергә чакыра.

Европада аз кулланылган телләрне популярлаштыру белән шөгыльләнүче һәм хөкүмәтләрдән бәйсез Телләр тигезлеге Европа челтәре (ELEN) Удмуртия Дәүләт шурасы рәисе Алексей Прасоловка һәм Русия сәясәт эшлеклеләренә галим Альберт Разинның үзен яндыруы белән бәйле мөрәҗәгать юллады. Оешма хакимияттән удмурт телен һәм Русиянең башка асаба халыклары телләрен саклау һәм популярлаштыру чаралары күрүне сорый. Бу хакта "Idel.Реалии"га җибәрелгән белдерүдә языла.

Европа оешмасы башта удмурт белгечләре белән киңәшләшүе турында белдерә.

ELEN мөрәҗәгатендә аерым алганда, удмурт халкы күпләп яшәгән муниципалитетларда удмурт телендә урта белем бирүне кертү тәкъдим ителә.

"Бүгенге көндә Удмуртиядә удмут телле урта белем алу мөмкинлеге юк, гәрчә тел үсеше өчен иң нәтиҗәле чара - туган телдә белем алу", диелә белдерүдә.

ELEN шулай ук удмурт телен саклауның мөһимлеген аңлатучы мәгълүмати кампания башлау, ике телле элмә такталар, юл билгеләре кую, удмурт телендәге матбугат чараларына ярдәм итү тәкъдиме белән дә чыга.

"Хәзерге вакытта җирле радио удмурт телендә көненә өч кенә сәгать сөйли, ә "Моя Удмуртия" телеканалы удмурт телендә ике генә сәгать күрсәтә", диләр оешмада.

Европа оешмасында Русия хакимиятләре "телнең үсеше өчен бөтен социолингвистик өлкәләрне финанслауны үз эченә алган комплекслы тел планы төзергә тиеш" дип саныйлар.

ELEN шулай ук Русияне Төбәк телләре яки азчылыклар телләре Европа хартиясен ратификацияләргә чакыра.

Русия Конвенциядә катнашучы булып тора, ләкин Европа хартиясен ратификацияләмәде.

Альберт Разин Русиядә урыс булмаган милләтләрнең телләренә каршы алып барылган сәясәткә ризасызлык белдереп үзен яндырды.

Альберт Разин

Альберт Разин (1940-2019) — Удмуртиянең атказанган фән эшлеклесе, философия фәннәре кандидаты, социолог, доцент. Удмурт хәрәкәте активисты, балалар удмурт телен өйрәнсен һәм аны онытмасыннар өчен көрәште.

2019 елның 10 сентябрендә Удмуртия Дәүләт шурасы бинасы янында кул салды. Тәненең 90 проценты янды. Кулында депутатлардан милләтне саклап калуны таләп иткән язулы плакатлары да бар иде. "Иртәгә минем телем юкка чыкса, мин бүген үләргә әзер", диелгән иде берсендә.

XS
SM
MD
LG