Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ел башыннан журналистларга һөҗүм итүнең 435 очрагы теркәлгән


Соңгы ике елда журналистларга физик көч кулланып һөҗүм итүләр 22 процентка арткан. Журналистлар өчен төп куркыныч чыганагы булып хакимият вәкилләре тора дип белдерелә.

2019 елның тугыз аенда Русиядә журналистларга һөҗүм итүнең, шул исәптән юридик һәм икътисади механизмнар кулланып һөҗүм оештыруның 435 очрагы теркәлгән. Бу хакта Justice for Journalists ("Журналистлар өчен гаделлек") фонды хисабында әйтелә.

2017 елдан 2019 елга кадәр физик көч кулланып һөҗүм итүләр 22 процентка, ә физик булмаган һөҗүмнәр, шул исәптән янаулар 48 процентка арткан.

Тикшерү авторлары Русиядә жунралистлар өчен төп куркыныч чыганагы булып хакимият вәкилләре тора дип искәртә.

Justice for Journalists фондын ЮКОС ширкәте җитәкчеләре Михаил Ходорковский һәм Леонид Невзилин былтыр җәй Үзәк Африка республикасында журналистлар Орхан Джемаль, Александр Расторгуев һәм Кирилл Радченко үтерелгәннән соң төзеде. Ходорковский һәм Невзилин фонд эше өчен биш миллион доллар бүлеп бирүе турында хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG