Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сәлахов Миңнехановтан галимнәрнең хезмәт хакын күтәрүне сораудан баш тарткан


Мәгъзүм Сәлахов
Мәгъзүм Сәлахов

Татарстанның бер төркем галимнәре Рөстәм Миңнеханов исеменә хезмәт хакларын күтәрүне сорап хат язган иде. Татарстан фәннәр академиясе президенты хат язучыларны шелтәләгән, хезмәт хакы күтәрүне сораудан баш тарткан.

Татарстан фәннәр академиясенә караган берничә институт галимнәренең республика президентына хезмәт хакларын күтәрүне сорап язган хатыннан соң академия президенты Мәгъзүм Сәлахов әлеге институтлар мөдирләрен үзенә чакырган һәм шелтә белдергән. Бу хакта үз чыганакларына сылтанып "Idel.Реалии" яза.

Сәлахов Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты җитәкчесе Искәндәр Гыйләҗев, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты мөдире Ким Миңнуллин һәм Археология институы мөдире Айрат Сыйтдиков белән очрашып, Татарстан президентыннан хезмәт хакларын күтәрү өчен акча сорамаячагын белдергән. Моннан тыш, Сәлахов өч мөдирне хезмәткәрләренең шундый активлык күрсәтүе өчен шелтәләгән диелә.

Рөстәм Миңнехановка язылган хат турында хәбәр Idel.Реалиида чыккан иде. Аны йөздән артык галим имзалаган. Аларның берсе сүзләренә караганда, болай да түбән хезмәт хаклары инде берничә ел дәвамында артмаган. Соңгы тапкыр арту 2015-2016 елларда фәнни хезмәткәрләр штатын кыскартканнан соң булган.

Шул ук вакытта Татарстан премьер-министры Алексей Песошин 22 апрельдә Дәүләт шурасына хисабында республикада фән эшлеклеләре аена утача 72,7 мең сум ала дип белдерде. Татарстан фәннәр академиясендәге чыганак сүзләренә караганда, бу чынбарлыкка туры килми. Академия институтларының берсендә эшләүче өлкән фәнни хезмәткәр аена 23 мең сум алуы турында сөйләгән.

XS
SM
MD
LG