Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Татарстанда һәм тагын берничә төбәктә террорчыларны финанслаучы "хәйрия оешмаларын" ачыклаган


ФСБ хезмәткәрләре Татарстан һәм Русиянең тагын сигез төбәгендә Русиядә тыелган "Имарат Кавказ" һәм "Ислам дәүләте" сугышчан төркемен финанслаучы оешмаларны ачыклаган. Алар хәйрия җыю белән шөгыльләнгән диелә.

Хәйрия максатыннан дип алты миллион сумнан артык акча җыелган дип хәбәр итә Интерфакс Федераль иминлек хезмәтенең Иҗтимагый элемтәләр үзәгенә сылтанып.

Куәт оешмасы мәгълүматларына караганда, төркем Кабарда-Балкар, Карачай-чиркәс, Ингушетия, Татарстан, Мәскәү, Петербур, Краснодар һәм Ставрополь крайлары, Төмән өлкәләрендә эшчәнлек алып барган. Аңа 100ләп кеше кергән. Җыелган акчаларны алар Сүриядә террор гамәлләре оештыру өчен чит илгә җибәргән дип белдерелә. Төркем әгъзаларының үзара интернет һәм Telegram мессенджеры аша аралашуы искәртелә.

"Террорчылыкны финанслау белән идарә итү үзәге Кабарда-Балкар республикасында урнашкан. Башкарылган эшләр турында хисаплар чит илдәге кураторларына җибәрелгән. Җинаять эшен тикшерү кысаларында шикләнелүчеләрне тоткарлау өчен Кабарда-Балкарда контртеррорчылык чарасы тәртибе кертелде", диелә ФСБ хәбәрендә.

Йортларда тентү вакытында экстремистик әдәбият, террорчылардан инструкция белән 10 мобиль җиһаз, 60 банк картасы, алты мең доллар күләмендә акча һәм акча күчерү турында хисап документлары табылган. Тикшерү эшләре дәвам итә диелә.

Хокук саклаучылар 25 яшьлек ир һәм 30 яшьлек хатын-кызны тоткарлаган. Мәскәүдә Тишкерү комитеты террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итү маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан. Әлеге маддә 15 елдан 20 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз уңында тота.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG