Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үлеп баручы татар авылының соңгы укучысы һәм укытучысы


Өминур Кучукова һәм Равил Ишмөхәммәтов
Өминур Кучукова һәм Равил Ишмөхәммәтов

Омски өлкәсенең Тара районында урнашкан Сәбәләк татар авылы мәктәбендә бер генә укучы укый. Берничә гасыр тарихы булган авыл әкренләп үлеп бара, халык төрле җиргә тарала. Мәктәпнең соңгы укучысы күрше авылдагы урта мәктәпкә күчкәч, 40 еллап укыткан соңгы укытучы да авылдан Тарага күченергә җыена.

61 яшен тутырган Өминур Кучукова инде пенсиядә, шулай да ул юкка чыгу алдында торган авыл мәктәбендә укытучылык эшен дәвам итә. Мәктәпкә ул 9 яшьлек бердәнбер укучысына белем бирергә йөри. Киләсе елны ул башлангыч мәктәпне тәмамлагач, уку йорты да ябылачак.

Русия буйлап урнашкан меңләгән авыл кебек үк, Себернең Омски төбәгендә урнашкан Сәбәләк авылы халкы 90нчы елларда колхоз ябылганнан соң төрле җирләргә таралган. Эш урыннары беткән, кешеләр күпләп киткән.

Сәбәләк авылы
Сәбәләк авылы

1970нче елларда, мәктәпнең чәчәк ату заманында Сәбәләк башлангыч мәктәбендә 4 сыйныф булган, һәр сыйныфта 18ләп бала укыган, авылда ярты меңнән артык кеше яшәгән. Бүген исә авыл халкының саны 39 кешегә калды.

Кучукова үзе әлеге мәктәптә 42 ел укыткан. Бүгенге көндә аның өен ташландык йортлар камап алган. Мөгаллимә авылдан 50 чакрым ераклыкта булган Тара шәһәрендә йорт сатып алган, ул пенсиягә чыккач, ире белән анда яшәргә тели.

Равил Ишмөхәммәтов – мәктәпнең бердәнбер укучысы
Равил Ишмөхәммәтов – мәктәпнең бердәнбер укучысы

Равил Ишмөхәммәтов – авыл мәктәбенең бердәнбер укучысы. Бу уку елы азагында Равил күрше авылга укырга йөри башлагач, аның укытучысы эшен тәмамларга тели. Авылга иң якын мәктәпкә юл җиңел түгел: башта 30 минут көймәдә көчле дулкынлы Иртыш елгасы аша чыгарга, шуннан соң тагын 20 минут мәктәп автобусында барырга кирәк.

"Мин аны бик җәллим. Аның әти-әнисе авылны ташлап китәргә теләми, ләкин кечкенә егетне көчле дулкынлы Иртыш аша көймәдә җибәрү шулкадәр куркыныч", ди Кучукова.

Җирле халык Иртыш аша көймәдә чыга
Җирле халык Иртыш аша көймәдә чыга

Авылда күбесенчә татарлар яши. Ишмөхәммәтовның әти-әнисе авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә, маллары бар, ләкин алар бала үскәч, аның авылда калуын теләми. "Безнең олы балаларыбыз шәһәрдә яши һәм алар моңа бик шат", ди Равилнең 48 яшьлек әтисе Динар Ишмөхәммәтов.

Равил әтисе белән
Равил әтисе белән

Равил үзе шәһәргә күченергә артык теләми, ләкин берәр көнне аның сайлау мөмкинлеге булмаячгын аңлый.

Мәктәптә сыйныфташларның булмавын ничек кабул итәсең дигән сорауга Равил югалып кала. "Минем чагыштырырлык нәрсәм юк бит, ләкин дусларым булуын теләр идем, әлбәттә, шуңа урта мәктәпкә барасы килә", ди ул.

Равил мәктәпкә бара
Равил мәктәпкә бара

Кучукова 40 елдан артык эшләгән мәктәпнең тиздән ишеге мәңгегә ябылачагына кайгыра.

"Хәзер ул башка мәктәпләрдә кебек үк буш, беркемгә дә кирәк булмаган килеш торачак. Шул ук вакытта шәһәрләрдә кешеләр балалар бакчаларында урын таба алмый, бала тууга чиратка баса", ди ул.

Равил ишек төбендә утыра
Равил ишек төбендә утыра

Тара шәһәрендә күченгәч тә, ул үзенең үткәнен онытырга җыенмый.

"Монда минем әти-әнием җирләнгән, монда минем үткәнем. Без монда хәтер көннәрен оештырачакбыз, кешеләр килеп, монда вафат булганнарны искә төшерәчәк... Без каберләрне карап торачакбыз...", ди 61 яшьлек Өминур Кучукова.

* * *

Сәбәләк авылы Омски өлкәсенең Тара районында урнашкан. Авыл халкының күпчелеген татарлар тәшкил итә (2010 ел җанисәбенә күрә авылда 148 кеше яши, Reuters исә хәзерге вакытта авылда 39 кешенең калуын яза).

2016 елда авыл үзенең 390 еллыгын билгеләп үтте. Кайбер җирле кешеләр сүзләренчә, аның тарихы тагы да борынгырак.

Кайчандыр авылда үз мәчетләре дә булган, авыл халкы агач мәчетнең бер кадак та кулланмыйча төзелгәнен яратып сөйли. Мәчетне су ташу юк иткән. Авыл халкы гыйбадәтханәне торгыза алырдай оста табылыр, бу авыл яңадан торгызылыр дигән өметтә яши.

XS
SM
MD
LG