Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай уйгыр зиратларын юк итә


Кытайда "тәрбия үзәге"
Кытайда "тәрбия үзәге"

Кытай Синҗан-Уйгыр төбәгендә зиратларны юк итә, анда кеше сөякләре һәм җимерелгән каберләр генә кала. Бу иярченнән төшерелгән сурәтләрдә күренә.

Активистлар бу хәлне Синҗан халыкларының этник үзбилгеләнүләренең тамырын корытырга тырышу дип атый. Зиратларның иярченнән төшерелгән сурәтләрен The Guardian чыгарды.

Сүз Синҗан-Уйгыр автоном төбәгендәге Аксу, Хотан, Шахъяр авыллары зиратлары турында бара. Журналистлар соңгы елларда төшерелгән фотоларны чагыштырып караган.

Соңгы елларда медиа чаралары Кытай хакимиятенең Синҗан уйгыр автоном төбәгендә яшәүче мөселманнарны эзәрлекләвен хәбәр итеп тора. Уйгырларны һәм төбәктәге кайбер башка мөселман халыкларны, шул исәптән татарларны да, "сәяси тәрбия" үзәкләренә ябалар.

Кытайда мөселманнарның эзәрлекләнүенә бәйле башлыча Көнбатыш илләре чаң суга. АКШ хакимияте уйгыр һәм башка мөселман азчылыкларының хокукларын бозган өчен Кытайның 28 оешмасына һәм хакимиятнең берничә әгъзасына чикләүләр кертте.

XS
SM
MD
LG